Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы авылы пенсионерлары күңел төшенкелегенә бирелмилр

    Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район ветераннар советы әгъзалары Нәкыя Шәрәфиева, Рима Кәримова һәм Зоя Глушкова Ютазы авылында яшәүче ялгыз пенсионерлар янында булды.

    Татьяна Юртова озак еллар Әпсәләм комбинатында эшләгән. Лаеклы ялга ул “Волма-Әбсәләм” җәмгыятеннән чыккан. Юрий Захаров эчке эшләр органнарында хезмәт иткән. Розалия Миншина тормышын яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган шәхес. Мәүзир Рәшитов исә тимер юл хуҗалыгы пенсионеры. Аңа бүген 71 яшь. Шуның утыз елын ул ялгыз яши. “Йорт, хатын-кыз булмауга карамастан, чисталыктан балкып тора. Бүлмәләр якты һәм җылы”, - дип соклануын белдерде район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова.

    Мәүзир Гаяз улы җәмәгать тормышында да актив катнаша. Әле күптән түгел генә файдалануга кертелгән Ютазы авылы күперен ремонтлауга да ул үз өлешен кертә. Мәүзир Рәшитовның хезмәтен бәяләп, район башлыгы Аяз Шафигуллинның рәхмәт хаты тапшыруы аеруча күңелле күренеш.

    - Без очрашкан барлык пенсионерлар да тормыштан канәгать, киләчәккә өмет белән карыйлар. Аларга юмор хисе дә яшәргә көч бирә, - дип билгеләп үтте Зоя Васильевна.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: