Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылында яңа чүп контейнерлары урнаштыра башладылар

Әгәр элек һәр муниципалитет үзе чүп-чарын ничек җыярга, чыгарырга һәм утильләштерергә дигән проблема белән янып яшәгән булса, хәзер төбәк операторлары барлык «чүп проблемаларын» үз кулларына алды.

Без инде алдан хәбәр иткәнебезчә, республиканы ике зонага — көнчыгыш зонага – (ул зонага Яр Чаллы шәһәре һәм 23 муниципаль район, шул исәптән Ютазы районы) һәм көнбатыш зонага бүлделәр. Көнчыгыш зонаның операторы булып «Гринта» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте билгеләнде.

Ютазы авылында узган атнада капкачлы яңа контейнерлар барлыкка килә башлады.

- Бүгенге көндә 34 контейнер инде урнаштырылды. Алар барлыгы 80 данәдән артык булачак. Халык контейнерларга сакчыл мөнәсәбәттә булыр дип өметләнәм, - дип хәбәр итте Ютазы авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рәис Галимов.

«Гринта» җәмгыяте киләчәктә барлык авыл җирлекләрендә дә шундый контейнерлар куярга вәгъдә итә.

 

Лилия ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X