Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы эшкуарлары үҗәт һәм юмарт

    Әбсәләм авылы клубында район эшмәкәрләре хөрмәтенә бәйрәм кичәсе узды.

    Чара авыл клубы фойесында оештырылган шәхси эшмәкәрләр җитештерә торган тауарлар күргәзмәсеннән башланды. Тамаша залыннан урын алган сәүдәгәрләр, фермерлар, алыпсатарларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде.

    - Җиңел тормышта яшәмибез. Базардагы зур көндәшлек эшмәкәрләрдән даими эзләнүне, һәрвакыт яңалыкка омтылуны, лидер булырга омтылуны таләп итә. Шуңа күрә кыенлыклар алдында югалып калмый торган, максатчан, хезмәт сөючән кеше генә шәхси эшмәкәр була ала. Киләчәктә тагын да актив эшчәнлек күрсәтеп, сезнең йөз тоткан уй-ниятләрегезне гамәлгә ашыра алачагызга иманым камил, - диде ул тантана хуҗаларына мөрәҗәгать итеп.

    Рөстәм Нуриев зур канәгатьлек хисе белән тырыш эшчәнчекләре белән район халкы тормышын тагын да камил итүдә үзләреннән саллы өлеш кертүче эшкурларга район советының мактау грамоталары белән билгеләп узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару белән беррәттән, район чараларын оештыруда социаль партнер булып торучы бизнесменнарга район башлыгың рәхмәт хатларын тапшырды.

    Әлбәттә, бу кичне район мәдәният йорты артистлары, иҗат коллективлары күңелле ял мизгелләре бүләк итте.

    Ильмира ГАЛИЕВА

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: