Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы җитәкчелеге халык белән элемтәдә

    Һәр атнаның сишәмбесендә Ютазы районы җитәкчелеге район гражданнарын кабул итә.

    Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллинга шәхси сораулар белән сигез кеше язылган. Мөрәҗәгать итүчеләр белән Бөек Ватан сугышы ветеранына һәйкәл ташы кую, кече бизнес ачу, торак, эшсезлек буенча пособие, җир бүлеп бирү кебек актуаль сораулар тикшереләчәк.

    Гражданнарны кабул итүдә районның беренче шәхесләреннән һәм тиешле хезмәт белгечләреннән тыш, хәрби комиссариат һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге вәкилләре дә катнашачак.

    Илмира ГАЛИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: