Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы хатын-кызларының IV форумы узды

Урыссу бистәсендә, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында, районның һәм район хатын-кызлар советының 30 еллыгына багышланган, Ютазы районы хатын-кызларының "Без бергә, без бердәм!" дип аталган  IV форумы  узды.

Анда 120дән артык делегат катнашты. Алар арасында районның хөрмәтле хатын-кызлары: хатын-кызлар хәрәкәте ветераннары, хатын-кыз лидерлар, иҗтимагый оешма рәисләре, башлангыч оешмаларның хатын-кызлар советлары рәисләре, депутатлар, дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре бар иде.

Форум эшендә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, «Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары,  Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарының хатын-кызлар берлеге кураторы Гүзәлия Әхмәдиева, Сарман муниципаль районының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Сарман муниципаль районының хатын-кызлар берлеге рәисе Индира Сәхипова, Татарстан халыклары ассамблеясенең Зәй муниципаль районындагы вәкиллеге җитәкчесе Роза Гатауллина, СПИД-Үзәкнең баш табибы, Әлмәт муниципаль районы хатын-кызлар берлеге рәисе урынбасары РушанияУсманова катнашты.

Форумны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин чыгыш ясады һәм чарада катнашканнары өчен барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук форумда район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова чыгыш ясады.

"Безнең көч - бердәмлектә. Уңыш ни дәрәҗәдә актив булуыбызга бәйле. Иң мөһиме - безнең сафлар яшь, актив хатын-кызлар белән тулыланырга тиеш", - дип билгеләп үтте ул үз чыгышында.

Зилә Вәлиева район хатын-кызлар советының актив әгъзаларына җәмәгать оешмасыннан мактау грамоталары, шулай ук районның җәмәгать тормышында актив катнашучы авыл җирлекләре хатын-кызларына Ютазы районы хакимиятенең Мактау грамоталарын тапшырды. Форумның икенче өлеше Бәйрәкә авылының тарихи музей комплексында дәвам итте. Анда кунаклар Гобәйдуллиннар гаиләсенең бай тарихы белән таныштылар.

 

Тулырак "Ютазы таңы" гәзитендә укыгыз


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев