Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы мәшгульлек үзәгендә эштән китәргә ашыкмаска киңәш иттеләр

Коронавирус авыруы аркасында илдә дәвам итә торган үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшәүче гражданнарга мөрәҗәгать итеп, Ютазы районы мәшгульлек үзәге директоры Наил Миңневәлиев кешеләрне булган эшләреннән, дәүләт түли торган эшсезлек буенча пособиеләргә алданып, баш тартырга ашыкмаска чакырды.

Чөнки санитар-эпидемиологик вәзгыятьтә Россия Федерациясе Хөкүмәте кабул иткән карарлар вакытлыча, дип аңлатты ул.

Ул турыдын-туры барган трансляция вакытында 2020 елның 8 апреленнән РФ Хөкүмәтенең 460 санлы карары нигезендә “Работа в России” порталы аша эшсез калу турында гариза биреп, учетка басу һәм пособие рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын хәбәр итте. Апрель аенда онлайн режимда 65 кеше эшсез калу турында гариза биреп тә өлгергән. Әлеге порталда гражданин гаризадан тыш резюмесын да теркәргә тиеш.

Наил Назыйф улы сүзләренә караганда, 2020 елның 15 апреленә район мәшгульлек үзәгендә 31 вакансия бар. Гражданнарны эшкә урнаштыру да дистанцион режимда бара. Яраклы эш табылмаган һәм эшкә урнаштыру мөмкин булмаган очракта, кеше, гариза биргән көннән алып 11 көн эчендә эшсез статусын ала һәм аңа тиешле пособие түләнә башлый.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев