Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы укытучылары белем бирүнең яңа алымнары белән уртаклашты

Бүген Урыссу гимназиясендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә татар теле һәм әдәбиятын иҗади укыту алымнары һәм ысуллары” дигән темага төбәкара семинар булып узды.  

Семинар эшенә район укытучыларыннан тыш, республикабызның Бөгелмә районыннан, күрше Башкортстан Республикасының Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләреннән татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырылган иде.

Чараны гимназия директоры Гөлдания Белалова ачты. Ул мәктәп тормышы, укучыларның укудагы нәтиҗәләре белән таныштырды. Кунаклар хозурына ачык дәресләр, мастер класслар күрсәтелде. Районның мәгариф бүлеге методисты Светлана Хәбибуллина районда милли мәгариф эше турында чыгыш ясады. Чара укытучыларның һәм гимназия укучыларының “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев