Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында җитештерү тармагы - тотрыклы

    Ютазы районы тормышында традицион уза торган гражданнар җыеннарына старт биреп, кичә районның беренче шәхесләре сәнәгать предприятиеләре эшчеләре белән очрашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина катнашучыларга узган елда район күләмендә башкарылган эшләр турында сөйләде.

    Районның сәнәгать тармагы көче белән 2019 елда 3 млрд 782 мең сумга тулаем продукция җитештерелгән. Бу күрсәткечтә саллы өлешне “Волма-Әбсәләм” җәмгыяте алып тора – биредә продукция җитештереп сату, 2018 елга караганда, 34 процентка арткан. “Электросоединитель” заводы хезмәт коллективы да үз өстенә алган йөкләмәләрне намус белән үтәп чыга алган һәм ул 714 миллион сумлык продукция җитешетерүгә ирешкән. Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе, шулай ук, узган елны табыш белән тәмамлаган. Шул ук вакытта Урыссу химия заводында, Әпсәләм төзелеш материаллары һәм конструкцияләре комбинатында җитештерү күләме, 2018 ел белән чагыштырганда, кимегән. Светлана Петровна сүзләренә караганда, Әпсәләм комбинаты тарафыннан бүгенге көндә эре нефть компанияләре белән яңа контрактлар төзелгән.

    «Тапарт» җәмгыятендә мәйданы бер мең квадрат метрдан артык яңа җитештерү корпусы төзелә һәм ул февраль аенда Иркутск нефть компаниясе өчен пакерлар ремонтына керешәчәк, дип чыгышын дәвам итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина. Элекке Урыссу ГРЭСда урнашкан “БАСЭТ” предприятиесе дә җиде мең квадрат метрдан артык мәйданда түбә ремонтын тәмамлаган. Хәзерге вакытта газ белән тәэмин итү системасын монтажлау һәм җитештетү мәйданчыкларының планын сызу буенча чаралар күрелә. 

    Очрашуда сүз 2020 елга билгеләнгән планнар һәм үзара салым турында да барды.

    - Халык түләгән бер сум акчаның ТР бюджетыннан дүрт сумга артып кайтуы бәрабәренә зур эшләр башкару мөмкинлеге тудыра торган әлеге уникаль программаның киләсе елда гамәлдә булуына беркем дә гарантия бирә алмый. Һәм аңардан файдаланмау – ул гафу итеп булмаслык күренеш, - дип җыенны тәмамлады район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин.

    Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: