Ютазы районының экологик хәле уртача бәяләнә
Бүгенге көндә кешелекне борчыган иң кискен мәсьәләләрнең берсе – экология проблемасы.
Табигатьне саклау турында балаларга кечкенәдән үк сөйләп, аңлатып торырга кирәк. Әлеге уңайдан Татарстанда һәм районыбызда шактый чаралар күрелә. Яшь экологларны тәрбияләү буенча республика лидер төбәкләрнең берсе булып тора. Әлеге уңайдан бүген без Акбаш авылы егете, бүгенге көндә Казан федераль университетының табигатьне тергезү һәм су ресурсларын файдалану кафедрасы ассистенты Наиль Назаров белән әңгәмә корырбыз.
- Наиль Госманович, сезнеңчә, кешелеккә экология ни өчен
кирәк?
- «Экология» сүзе бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларында бик еш очрый. Ләкин бу сүзнең нәрсә аңлатканын күп кеше дөрес аңламый. Фәнни төшенчә буларак «экология» сүзе иң беренче тапкыр 1866-нчы елда Австрия зоологы Эрнст Геккель тарафыннан тәкъдим ителгән. Ул экологияне тере организмнарның үзара һәм әйләнә-тирә мохит белән бәйләнешен өйрәнүче фән буларак билгели. Табигатьтә булган кискен үзгәрешләрнең масштабы кешелек җәмгыятенең үсешен билгели башлагач кына экологик процессларны өйрәнү кешелек өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Экологларның фәнни һәм гамәли эшчәнлеге табигый системаларны саклауга юнәлтелгән. Табигатьтәге бәйләнешләрне саклап калып кына без үзебезнең яшәү мөмкинлеген тәэмин итә алачакбыз.
- Бүгенге көндә нинди экологик проблема аеруча глобаль
булып тора? Аны хәл итеп буламы?
Экологик проблемалар хәзерге вакытта бик күп. Саный башласак берничә йөздән артып китәргә мөмкин. Шуңа күрә иң мөһим глобаль проблемаларны гына әйтеп узар идем. Монда кешелек кулланырга ияләшкән табигый ресурсларның зур тизлек белән кимүе, төче су запаслары кимү, биологик төрлелекнең кыскаруы, урманнарның мәйданы кимү, атмосферага, сулыкларга һәм туфракка зарарлы матдәләр бүленеп чыгу. Бу иң төп проблемалар. Алар Җирдә кеше санының артуы белән туры корреляциядә. Нәтиҗәдә без глобаль эпидемиологик проблемалар белән очрашабыз. Хәзерге вакытта күзәтелә торган пандемия шуның бер мисалы булып тора.
Күргәнебезчә, барлык проблемаларның чыганагы – кешелекнең табигатькә, аның ресурсларына, тереклек дөньясына карата булган кулланучы мөнәсәбәте. Бер проблема да аерым алып хәл ителә алмый. Барлык проблемаларны бары тик комплекс ысул белән генә чишеп була. Кешелек җирне үзенең уртак йорты итеп кабул иткәндә генә, үзаңының векторын үзгәртү шартларында гына глобаль экологик проблемаларны җинеп була. Ләкин, кызганычка каршы, кешелек хәзерге чорда глобаль масштабта моңа әзер түгел.
- Казан шәһәрендә торып эшләсәгез дә, чыгышыгыз белән
Ютазы районыннан сез. Безнең районның экологик хәлен ничек бәяләр идегез?
- Безнең районның экологик халәтен уртача канәгатьләнерлек дип әйтер идем. Ләкин әле бу проблемалар юк дигән сүз түгел. Безнең районда эре сәнәгать объектлары булмаса да әйләнә-тирәдә барган негатив процесслар үз чагылышын бездә дә таба. Шул ук якындагы зур шәһәрләдә булган заводлардан һавага бүленеп чыккан заралы матдәләрнең болыты бик киң таралырга мөмкин. Шулай ук, сулыкларның да хәле районда бик шәптән түгел. Урманнарның экологик халәтен яхшырту буенча да эшлисе эшләр күп әле. Ә инде ел саен күзәтелә торган табигый янгыннар өчен аеруча кызганыч.
- Ничек уйлыйсыз, балаларны заманча экологик
проблемаларны хәл итүгә җәлеп итәргә кирәкме?
- Әлбәттә. Бу хәзер безнең җәмгыятьнең кулыннан килә торган бердән бер эффектив чара. Чөнки бары тик киләчәк буынга дөрес экологик тәрбия биреп, аларны экологик проблемаларның тарихы белән таныштырып һәм хәзерге вәзгыятьнең чишү юлларын аңлатып кына без киләчәктә табигать өчен җаваплы җәмгыятьне тәрбияләп үстерә алачакбыз.
- Укучылар, әйтик, бүгенге көндә Ютазы мәктәбендә эшләп
килүче экология отряды укучылары өлкәннәргә экологик проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә аламы? Сез аларга нәрсә эшләргә киңәш итәр идегез?
- Мәктәпләрдә эшләп килүче экологик отрядлар иң беренче чиратта экологияне фән буларак өйрәнүгә зур әһәмият бирергә тиешләр. Шулай ук алар экология өлкәсендә фәнни эшләр, тикшеренүләр, күзәтүләр алып барырга тиеш. Мәктәпнең төп вазифасы – балага сыйфатлы белем бирү, ә экологик проблемаларны хәл итү җитди профессиональ караш таләп итә. Шул ук Грета Тунбергны гына искә төшерегез. Матур лозунглар белән генә проблема чишелми. Экология белән кызыксынучы балаларга күбрәк экологик олимпиадаларда һәм конференцияләрдә катнашып зур тәҗрибә тупларга кирәк. Моның өчен республикабызда барлык шартлар да бар.
- Сезнең фикерегезчә, экологик проблемаларны хәл итү
бары тик дөнья илләре хөкүмәтләренә генә йөкләнергә тиешме, әллә бу эштә һәркем катнашырга тиешме? Ни өчен шулай уйлыйсыз?
- Югарыда әйтеп узганымча, барлык проблемаларны бары тик комплекс ысул белән генә чишеп була. Моның өчен дөнья илләре хөкүмәтләренең дә активлыгы зарур. Һәр дәүләтнең сәясәте экологик
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев