Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы авылында халык җыены узды

    Күптән түгел Ютазы авылында узган халык җыены авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәфиуллинаның узган елга отчетын тыңлаудан башланып китте. Ул ясаган тулы докладында авылда яшәүче халыкка мөрәҗәгать белән дә чыкты. Авылдагы йортларның күбесендә диярлек йорт номерлары куелмаган икән. Шуңа күрә сез үзегезгә үзегез авырлык тудырасыз. Сезнең йортны ашыгыч ярдәм машиналары да,...

    Күптән түгел Ютазы авылында узган халык җыены авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сәфиуллинаның узган елга отчетын тыңлаудан башланып китте. Ул ясаган тулы докладында авылда яшәүче халыкка мөрәҗәгать белән дә чыкты. Авылдагы йортларның күбесендә диярлек йорт номерлары куелмаган икән. Шуңа күрә сез үзегезгә үзегез авырлык тудырасыз. Сезнең йортны ашыгыч ярдәм машиналары да, башка хезмәт күрсәтүче оешмалар да таба алмыйлар. Моннан сез үзегезгә генә начарлык китерәсез, диде җитәкче.

    - Сезнең авыл җирлеге республикадагы башка эре шәһәрләрне дә узып китәрлек чаңгычылар әзерләгән җирлек, дип сүзен башлады район башлыгы Рөстәм Нуриев. Шуңа күрә киләчәктә аларга шөгыльләнергә уңайлы булсын өчен барлык шартларны да тудырачакбыз. Бүген җирлектә уңышлы гына эшләп килүче Вафауллиннар хөкүмәткә дүрт тоннага якын сөт тапшыралар. Бу "АгроМир" "Тукай исемендәге" эре хуҗалыклар белән бер дәрәҗәдә диярлек. Шуңа күрә агымдагы елда аларга да ярдәм күрсәтәчәкбез.

    Рөстәм Нуриев, шулай ук җирлектә эшләүче Ютазы мәктәбен дә телгә алмый кала алмады. - Бүген ул районның мәгариф системасына бик күп уңышлар алып килә, мәктәп укучылары үзләренең спорчылары, биючеләре, белемле укучылары белә дан тота.

    Район башлыгы авылда киләчәктә Совет урамының калган өлешенә тротуар салыначагын, авыл мәдәният йортының киләчәктә түбәсен яңадан ясау таләп ителүен дә әйтеп китте. Халыкның да сораулары бар иде.

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу кысаларында авыл һәйкәлен яңарту таләп ителә, шул нисбәттән авылда яшәүче кайбер кешеләр һәйкәл исемлеген яңартуны үтенделәр. Шулай ук авылны икегә бүлеп торучы тимер юл аша балалы ата-аналарга чыгу бик кыен икән, шул уңайдан алар җитәкчелектән бу проблеманы ничек тә булса чишүне үтенделәр. Район башлыгы әлеге сорау белән тимер юл җитәкчелегенә чыгып әлеге сорауны да уңай хәл итәрбез, диде.

    Тулаем алганда, авыл җыены эшлекле рәвештә узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: