Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы авылында яшүче Сәетгали ага Гәрәевка 90 яшь

    Ютазы авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәетгали Гәрәй улы Гәрәев бүген олуг юбилеен билгеләп узды.

    Ил-көнебезнең иминлеген бозып, күпсанлы халкыбыз язмышын таркатып, Советлар Союзы белән сугыш башлаган фашист илбасарларына каршы яуга күтәрелгән, сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын аякка бастыруда армый-талмый эшләгән Сәетгали ага Гәрәевны гомеренең туксанынчы көзенә аяк баскан көне белән район җитәкчелеге исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова тәбрик итте. Шәхси тормышында да бик күп кайгылар кичерүенә карамастан, әле дә булса юмор хисен, кешеләргә ышанычын югалтмаган карт фронтовикка район ветераннар советы президиумы әгъзасы Нәкыя Шәрәфиева Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырды. Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина да чал чәчле авылдашына ихлас теләкләрен юллады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: