Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы чаңгычылары район башлыгы белән очрашты

    Район башлыгы Рөстәм Нуриев үз бүлмәсендә тренерлар Таһир Гыйздетдинов һәм Ильмир Латыйповта шөгыльләнүче Ютазы районы чаңгычылары белән очрашты.

    Район горурлыгы булып торган һәм үзләренең спорт осталыклары турында югары дәрәҗәдә белгерткән чаңгычылар белән әңгәмә вакытында Нуриев аларның уңышлары, укулары, спотрттагы шартлар белән кызыксынды. Район башлыгы безнең чаңгычыларны "Фиат" автомобиле белән тәэмин итәргә, ярышларга бару өчен ягулыкны арттырырга, чаңгы базасын төзекләндерергә һәм бүлмә бирергә, район символикасы сурәтләнгән чаңгы формасы булдырырга, һәм шулай ук республика ярдәме белән яктыртылган чаңгы юлы төзергә вәгъдә итте. Ахырда спорт һәм физкультура өлкәсендәге казанышлары өчен чаңгычыларга һәм аларның тренерларына грамоталар тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: