Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы эшмәкәрләре грант оттылар

    Подгорный бистәсендә күркә ите җитештерүче Рәшит Идрисов күптән түгел грант отты.

    Татарстан һәм Россия Федерациясе бюджетлары катнашында республикада гаилә фермалары төзү программасы буенча откан ике миллионнан артык акчаны Рәшитов кошчылык фермасын үзгәртеп коруга сарыф итә. Шушы көннәрдә Тарлау авылында терлекчелек белән шөгыльләнүче Гөлназ Четвертаковага да гаилә фермаларына керә торган юллар төзүне максат итүче республика программасы буенча ике миллионга якын акча бүлеп бирелде, дип хәбәр итте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марсель Зарипов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: