Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы мәктәбендә Сингапур белгече Зәкия Али катнашында методик тренингы узды

    «Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү" проекты кысаларында Ютазы мәктәбе базасында "Проблемаларны (GPS) креатив чишү" методик тренингы узды.

    Тренинг Educare International Consultancy PTE LTD белгече Зәкия Али катнашында үтте. Ютазы һәм Кәрәкәшле мәктәпләре педагоглары үз дәресләрендә проблемаларны иҗади чишүнең туры килгән структураларын кулланырга, аңа укучыларны өйрәтергә, проблемаларны иҗади хәл итүне бәяләү критерийләрен файдаланып, укучыларның иҗадилыгын бәяләргә өйрәнделәр. Ике көнлек тренингны тренерлар Гүзәл Гыйлаҗева, Айгөл Гәрәева, Светлана Хәбибуллина, Станислав Филиппов уздырдылар. Компания вәкилләре тренингны уздыруның яхшы сыйфатын билгеләп үттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: