Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы пенсионерлары изге эшкә үз өлешләрен кертте

    Район ветераннары Болгар ислам академиясен төзүгә һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын тергезүгә акча җыю буенча хәйрия акциясендә катнаштылар.

    Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова билгеләп үтүенчә, өлкән буын вәкилләре әһәмиятле тарихи объектларны төзүгә аңлы мөнәсәбәт күрсәткәннәр һәм, нәтиҗәдә, 100 мең сумнан артык акча җыйганнар.
    - Ветеран оешмалары рәисләренең, активист ветераннарның, президиум әгъзаларының аерым активлыгын әйтеп узарга кирәк, - дип билгели Глушкова. - Кулларыбызга исемлек тотып, без ике меңнән артык пенсионер яшәгән урамнарда йөрдек һәм аларның йортларында булдык. Безне яхшы, аңлап кабул иттеләр. Бу игелекле эшкә кунаклар, яшь кешеләр өлеш керткән очраклар да булды. Әйтик, мәсәлән, Ютазы авыл җирлегенең Кәркәле авылында... Тагын бер игътибарга лаек мисал - Ютазы авыл җирлегенең ветераннар оешмасы рәисе Фәния Әхмәтшина 14 урамның һәр йортына кереп, 28 июльдән 7 сентябрьгә кадәр 20 мең 230 сум акча җыйды.
    Акциядә шулай ук ветераннар оешмалары булмаган учреждениеләр - район советы, район башкарма комитеты, газ хуҗалыгы, үзәк китапханә, социаль яклау бүлеге, балалар бакчалары ветераннары да катнашкан. Район ветераннар советы рәисе сүзләре буенча, "Электросоединитель" заводы, ГРЭС, Кәрәкәшле авылы авылы депутат-пенсионерлары да акчалата өлеш керткән. Әлеге акция кысаларында, үз предприятиесе пенсинерларына "Уруссу-водоканал" җәмгыяте рәисе Гаяз Шафигуллин акчалата ярдәм иткән. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның күпчелеге меңәр сум күләмендә өлеш керткән. Аерым алганда, Урыссу бистәсеннән М. Миңнекәев, Б. Авзалов, Х. Галимуллин, Г. Закиров һәм М. Йосыпов, Ютазыдан - М. Хәертдинова һәм К. Кашапов, Ташкичүдән - З. Юнысов, Каклы-Күлдән - М. Исмәгыйлов.
    Вставка
    Иң актив ветеран оешмалары: Ютазы авылы - 20 230 сум, Бәйрәкә - 12 150, Димтамак - 11 000, Подгорный - 8 900, Акбаш - 5000, Кәрәкәшле - 4000, Әбсәләм - 3500, "Электросоединитель" заводы - 8 170, Әпсәләм комбинаты - 4000 һәм Урыссу руда булмаган материаллар комбинаты - 3000 сум.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: