Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы район судына химзавод эшчәнлеген туктату буенча гариза җибәрелгән

    Ютазы районы прокуратурасы табигатьне саклау закончалыгы үтәлешен тикшерде, аның барышында гамәлдәге закончалык үтәлешен дорфа бозу ачыкланды.

    Районда эшләүче химия заводы коррозия ингибиторларын, Жусс микроашлама катнашмаларын, автокосметика (шампуньнәр, машиналар өчен аэрозольләр җитештерү) буенча эшчәнлек алып бара. Тикшерү барышында зарарлы (пычратучы) матдәләрне атмосферага ташлауның рөхсәт ителгән нормаларын арттыру ачыкланды: метилбензолның (тотуол) 30 тапкырга артуы, н-бутонол спиртларының 7 тапкыр, изобутонол спиртларының 17 тапкыр артуы күзәтелә.

    ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге хатына ярашлы, күрсәтелгән химик матдәләрнең атмосфера һавасына ташлануының нормадан артып китүе кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра, яман шеш, үзәк нерв системасы авырулары, кискен агулану китереп чыгарырга мөмкин. Әйтик, тотуол - кеше организмының кан куеру функциясенә тәэсир итә торган көчле токсик агу.

    Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча, судка әлеге предприятие эшчәнлеген туктату буенча гариза җибәрелде. Гариза каралу стадиясендә. Химия заводы генераль директоры вазифаларын башкаручы һәм инженер-эколог мөнәсәбәтендә РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 8.1, 8.21 маддәләре буенча административ производство кузгатылды һәм Россия табигать күзәтчелегенә каралу өчен җибәрелде. Материаллар район эчке эшләр бүлегенә атмосфера һавсын пычрату факты буенча процессуаль тикшерү өчен район эчке эшләр бүлегенә җибәрелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: