Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы алдынгылары слетыннан репортаж

    Мул игенле кыр-басулар, заманча камилләшкән фермалар, саннарга корылган станоклар, күп гаиләләрне тораклы итүче төзелешләр - кайда гына эшләмәсн, хезмәт кешесенең бездә кадер һәм хөрмәте бар.

    Район мәдәният йорты 5 ноябрь көнне үзенә бик күп кунакларны сыйдырды. Бүген биредә алдынгылар слеты уза. Үз эшләренә булган иксез-чиксез мәхәббәт һәм табыну аша мәртәбәгә ирешкән халкыбызга, алар яулаган үрләргә карап, күңелне тагын бер кат горурлык хисе били.

    Мәдәният йорты фойесында Урыссу ГРЭСы, "Волма-Әбсәләм", Әпсәләм комбинаты, "Электросоединитель" һәм башка сәнәгать предприятиеләре, агротармак коллективлары җитештергән тауар, авыл эшчәннәре белән хезмәттәшлек итүче "Просто молоко", "Данон" компанияләре тәкъдим иткән продукция күргәзмәсе эшли. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы Ришат Булатов, Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, "Туймазынефть" идарәсе начальнигы Шамил Мингулов һәм башкалар район башлыгы Рөстәм Нуриев озатуында күргәзмә белән генә танышып калмады, алар киләчәктә дә хезмәттәшлек итү юлларын эзләде. Район башлыгы "Данон" компаниясе вәкиле белән корган кыска, әмма конструктив әңгәмә, әйтик, Димтамак авыл җирлеге территориясендә өлешчә катнашу шарты белән терлек бинасы тергезү хакында барды.

    Бәйрәм сәхнәсеннән кунакларны сәламләгән Рөстәм Нуриев үз чыгышында соңгы елларда районның сәнәгать һәм агросәнәгать предприятиеләрендә, хезмәтне инновацион технологияләр нигезендә кору белән беррәттән, продукция җитештерүдә дә зур алгарыш сизелүен горурлык хисе белән билгеләп узды.

    - Һәр йортның, һәр гаиләнең имин һәм мул шартларда яшәвендә бөтен җитештерү тармакларының кулга-кул тотынып эшләве зур роль уйный. Бүген безнең район тотрыклы үсеш юлында икән, бу әлеге залга җыелган алдынгылар башкарган эш нәтиҗәсе генә түгел, бу әлеге минутларда хезмәт станнары артында торучы эшчәннәрнең дә тырышлыгы нәтиҗәсе. Район яшәешендә, әлбәттә, сәнәгать коллективлары һәлиткеч урынны алып тора. Катлаулы базар шартларында да үз позицияләрен саклап кала алган "Электросоединитель", "Волма-Әбсәләм" җәмгыятьләре җитәкчелегенә, хезмәт коллективына эчкерсез рәхмәтебезне белдерәбез. Авыл хуҗалыгы тармакларын заманча техника һәм технология белән тәэмин итү юнәлешендә дә чаралар күрүне дәвам итәбез. Агымдагы елда һава шартлары авыл эшчәннәре каршына янәдән сынаулар куйды. Шуңа да карамастан, "АгроМир", "Кәрәкәшле", "Нәбиуллин", "Уңыш" агроколлективлары тотрыклы үсеш курсын саклап кала алды, - дип ассызыклады район башлыгы.

    Рөстәм Нуриев, көзге кыр эшләре һәм кышлауга хәзерлек нәтиҗәләре буенча хуҗалыклар арасыннан беренче урынга лаек булган "АгроМир"җәмгыяте директоры Нәсим Вәлиевка, икенче урынны яулаган "Кәрәкәшле" җәмгыяте директоры Альберт Зариповка, өченче урынга чыккан "Нәбиуллин" фермер хуҗалыгы башлыгы Илдус Нәбиуллинга, кырчылык буенча матур күрсәткечләргә ирешүче фермерлар Радик Гайнетдинов һәм Рамил Гәрәевка, терлекчелектә зур үсешләр яулап эшләүче фермерлар Әнәс Тимербаев һәм Ансель Вафауллинга тагын бер хат халкыбыз рәхмәтен җиткерде. Район механизаторлары арасында 23 мең центнердан артык бөртек суктырып, абсолют җиңүче дип танылган "АгроМир" җәмгыяте комбайнчысы Мәүзир Латыйпов, 23 мең тоннадан артык терлек азыгы хәзерләгән Фәнис Габидуллин, һәр сыердан 4 мең килограммга якын сөт сауган Нурзия Рәхимова, тәрбиясендәге һәр үгезне тәүлегенә 893 граммга симертә алган Рәфис Хәйруллин, 5467 тонна йөк күчергән "Вафауллин" фермер хуҗалыгы шоферы Марат Абдуллин район советының мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Өч мең гектарга якын мәйданда авыл хуҗалыгы культураларын теземнәргә салган "АгроМир" җәмгыятеннән Рәсим Әхмәтшин, 2767 эталон гектарда эш башкарган Тукай исемендәге җәмгыять тракторчысы Рамил Әхмәтҗанов, үзенә ышанып тапшырган бозауларның һәрберсеннән тәүлегенә 930 грамм үсеш алган "Нәбиуллин" хуҗалыгы терлекчесе Роза Зыятдинова республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасына лаек булды.

    Райондашларның кайнар алкышы астында сәнәгать предприятиеләре арасында финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм һөнәри осталыкка узган бәйге нәтиҗәләре буенча мактаулы беренче урынга чыккан "Электросоединитель" заводы генераль директоры Рәшит Нәбиуллин сәхнәгә күтәрелде. Үз хезмәт коллективын инде озак еллар дөрес курстан алып бара белүче, әлеге тирән белемле һәм креатив җитәкченең кул астында эшләүче эшчеләр - күптән түгел генә узган һөнәри осталыкны ачыклаган бәйгеләрдә җиңү яулаган токарь Виктор Мокрополов, фрезерчы Эдуард Рәхмәтуллин, штукатур-маляр Зәмдирә Госамова, "Челтәр компаниясе" җәмгыятеннән эретеп ябыштыручы Рәфис Вәлиев, пассажирлар автотранспорты шоферы Сергей Лексин, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинатыннан электрчы Фәнис Садрыев, "Бетон+" җәмгыятеннән йөк автотранспорты шоферы Илгизәр Әюпов, "ТАТ-РДС" җәмгыятеннән ташчы Артур Даянов, "Восток" торак милекчеләре ширкәтеннән дворник Надежда Куцеволга район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Подовалов кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

    Кайсы гына хезмәт тармагын алма, аның ышанычлы һәм табышлы эшчәнлеге күпчелек очракта урта звено белгечләреннән тора. Бәйрәмдә аларның иң осталары, иң булдыклылары тәбрикләнде. Менә алар - "АгроМир" җәмгыяте склад мөдире Фазыйла Фәттахова, "Уңыш" җәмгыяте баш агрономы Айнур Әхмәдиев, Тукай исемендәге хуҗалыктан баш хисапчы Мөслимә Сәетова, "Вафауллин" фермер хуҗалыгыннан склад һәм ындыр табага мөдире Татьяна Харитонова, "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан баш зоотехник Борис Овчаркин, "Кәрәкәшле" җәмгыяте зоотехнигы Маннур Насыйров, "Таң" җәмгыятеннән баш икътисадчы Лилия Хәбирова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Рәхмәтуллина, район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Сирин Әхмәдиев. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов изге теләкләрен яшь буын вәкилләренә - уттай эш өстендә авыл эшчәннәренә ярдәмгә килгән Бөгелмә агрокөллияте студентлары Данияр Гәрәев, Рәмис Ибраһимов, Азамат Хаҗиповка, җәйге каникул көннәрен кырларда һәм фермаларда эшләп уздырган мәктәп укучылары - Илназ һәм Илнар Нуриәхмәтовлар, Гөлназ Лотфуллина, Аяз Насыйров һәм Тимур Хәмитовка да җиткерде.

    Безнең шатлыкны уртак иткән кунаклар да тантанага буш кул белән килмәгән булып чыкты. "Деликатес" компаниясе директоры Сөмбел Низамова, "Данон" компаниясе вәкиле Сергей Чурин, "Просто молоко" компаниясе вәкиле Александр Трошин савымчылар - "АгроМир" җәмгыятеннән Венера Гарифуллина, Тукай исемендәге җәмгыятьтән Галия Таҗиева, "Кәрәкәшле"дән Резеда Нәгыймова, "Уңыш"тан Светлана Сабитова, "Нәбиуллин"хуҗалыгыннан Люция Вәлиева, "Таң"нан Илнур Вәлиев, "Рәхмәтуллин"хуҗалыгыннан Салават Әгълиуллин , фермер Эльмира Котловскаяга кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар.

    Залда утыручы күп санлы алдынгылар, тармак ветераннары, слет кунаклары арасында Иске Урыссу авылыннан Ибраһимовлар династиясе бар иде. Гаилә башлыгы Фәһимә Абдуллла кызы шушы җирлектәге хуҗалыкта 38 ел савымчы булып эшләп, лаеклы ялга чыга, улы Дамир белән килене Сөмбелә дә фермада терлекче булып хезмәт куя. Ибраһимовларны икенче уллары Гамир - механизатор. Фәһимә апаның оныгы Газинур укудан буш вакытын көтү көтеп уздыра. Ибраһимовларның гомуми хезмәт стажы 102 ел тәшкил итә. "Электросоединитель" заводыннан бәйрәмгә кунак итеп чакырылган Тюриннар династиясенең гомуми хезмәт стажы 50 ел исәпләнә. Әлеге предприятиедә контролер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан әниләре Нина Константиновна юлын улы Дмитрий һәм оныгы Артем да сайлый. Әтиле-уллы Тюриннар бүген станоклар көйләүче булып хезмәт куя. Хезмәт династияләрен тантана белән район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова тәбрик итте.

    "Хезмәт таңнарын бәхет белән каршы алыйк...", дип үз теләкләрен берсеннән-берсе матур җырлары аша җиткергән гүзәл мәркәзебездән үк килгән республиканың атказанган артисты Лилия Муллагалиева чыгышлары ютазылылырга матур бүләк булды. Күрше Башкорт иленнән "Аяз" халык коллективы, "Ритмы бэби" эстрада биюләренең үрнәк ансамбле коллективы башкарган дәртле биюләре, район мәдәният йорты җырчылары Зирәк Миңнуллин, Николай Гребенюк, "Сударушка" җыр ансамбле, "Истоки" ветераннар хоры, Ютазы җиренең матурлыгын җырга салган "Кичке җыр" ансамбле, югары үрләр яулаучы җөмһүриятебез җирендә күп милләтле халкыбызның тату һәм бердәм тормыш алып баруы турында горурланып сөйләгән Илбашлыгы Рөстәм Миңнеханов катнашындагы "Татарстан - туган йортыбыз" этномәдәни фестивалендә моннан алдагы көнне генә район абруен яклап кайткан "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары чыгышы белән үрелгән алдынгылар слеты зур һәм якты бәйрәмгә әверелде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: