Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы делегациясе “Бердәм Россия” партиясеннән Татарстан Президентына кандидатларның иң яхшысын сайлаячаклар

    Киләсе шимбәдә, 27 июньдә, 19 сайлаучы һәм 14 кунак составындагы безнең район делегациясе "Бердәм Россия" партиясеннән Татарстан Президентына кандидатларның сайлаучылар белән очрашуларына багышланган чарада катнашачак.

    Очрашу Казанда, Теннис академиясендә узачак. Ютазы муниципаль оайоны сайлаучыларының төп өлеше - "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмалары секретарьлары.

    - Алар барысы да районның ихтирамлы һәм лаеклы кешеләре, алар партия ячейкасы эчендә абруйга ия, иҗтимагый фикер лидерлары булып торалар, - дип билгели "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Елена Коваль. - Шулай ук сайлаучылар арасында "ТРның ирекле янгын сагы", "ТР журналистлар берлеге" кебек оешмалар вәкилләре дә бар. Сәяси форум барышында республиканың барлык почмакларыннан килгән сайлаучыларга Татарстан Республикасының иң югары вазифаи заты постына лаеклы кандидат итеп күрсәтү өчен иң лаеклы кандидатны сайлау кирәк булачак.

    Шуны исегезгә төшерәбез, 13 майдан 5 июньгә кадәр Татарстанның берьюлы 12 иҗтимагый оешмасы президент праймеризында катнашу өчен республика лидеры Рөстәм Миңнехановны күрсәткән. Алар арасында төрле берләшмәләр вәкилләре - ТР предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциацияләре, ТР студентлары лигасы, ТР фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоңиацияләре вәкилләре, Казан шәһәре бала алып тәрбияләүчеләр гаиләләренең "Без бергә" иҗтимагый оешмалары, республика ветеран оешмалары вәкилләре бар иде. Праймеризга тагын җәмәгатьчеләр тарафыннан башка өч кандидат - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстаннан Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм РФ президенты администрациясе эчке сәясәт идарәсенең элекке җитәкчесе Олег Морозов та күрсәтелде. Алда торган очрашу нәтиҗәләре буенча, сайлаучылар рейтинг тавыш бирү юлы белән дүрт кандидатның өчесен сайлаячак. Праймериз нәтиҗәләрен исәпкә алып, июль башына планлаштырылган "Бердәм Россия" партиясе конференциясендә партия ТР Президенты постына кандидат күрсәтәчәк. Уздыру урыны - Теннис академиясе. Нәкъ менә әлеге бинаны сайлау чараның масштаблылыгы белән бәйләнгән. Өч дистәдән артык федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкиләрен дә кертеп, зур күләмдәге сайлаучылар һәм чакырылучылар килүе күздә тотыла. Сайлаучыларны 818 кешедән торган 33 Татарстан иҗтимагый оешмасы һәм "Бердәм Россия" партиясе, шулай ук 818 кеше күрсәтте. Әлеге кешеләрне Татарстанның барлык муниципаль районнары һәм шәһәр округлары тәкъдим иткән. Партия эчендәге алдан тавыш бирү исәпләү комиссиясе составына 35 кеше кергән.

    Белешмә

    Иҗтимагый оешмалар тарафыннан күрсәтелгән "Бердәм Россия" партиясе башлангычындагы алдан тавыш бирүләрдә (праймеризларда) катнашкан Татарстан президентын сайлауга кандидатлар:

    - Республика лидеры Рөстәм Миңнеханов "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте, ТР ветераннары һәм инвалидлары берлеге, "ТР ветераннары һәм пенсионерлары" региональ бүлеге президиумы, ДОСААФның Татарстан бүлеге, ТР студентлары лигасы,ТР театр эшлеклеләре берлеге, ТР эшмәкәрләре һәм предприятиеләре ассоциациясе, Казанның тәрбиягә балалар алучы гаиләләр иҗтимагый оешмасы, ТР яшь галимнәре һәм белгечләре хәрәкәте, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе тарафыннан күрсәтелде;

    - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе тарафыннан күрсәтелде;

    - Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин "Бөтенроссия җирле үзидарә советы" гомумроссия иҗтимагый оешмасы региональ бүлеге тарафыннан күрсәтелде;

    - РФ президенты администациясенең эчке сәясәт идарәсенең элекке җитәкчесе Олег Морозов ТР Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан күрсәтелде.

    Напомним, в период с 13 мая по 5 июня сразу 12 общественных организаций Татарстана выдвинули для участия в президентских праймериз лидера республики Рустама Минниханова. В их числе - представители самых разных объединений - Ассоциации предприятий и предпринимателей РТ, Лиги студентов РТ, Ассоциации фермеров, крестьянских подворий и сельскохозяйственных потребительских кооперативов РТ, общественных организаций приемных семей города Казани «Мы вместе!», республиканских ветеранских организаций. Другими тремя кандидатами, выдвинутыми общественниками на праймериз, стали министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Ахметов, член Совета Федерации от Татарстана Сергей Батин и экс-руководитель управления внутренней политики администрации президента РФ Олег Морозов. По итогам предстоящей встречи, выборщики, путем рейтингового голосования, выберут трех из четырех кандидатов. С учетом итогов праймериз, на конференции «Единой России», запланированной на начало июля, партия выдвинет кандидата на пост Президента РТ. Место проведения - Академия тенниса. Выбор в пользу этого здания обусловлен масштабом мероприятия - большим количеством выборщиков и приглашенных, включая представителей более чем трех десятков федеральных и республиканских СМИ. Выборщиков выдвинули 33 татарстанские общественные организации - в количестве 818 человек, и партия «Единая Россия» - также 818 выборщиков. Эти люди представляют все муниципальные районы и городские округа Татарстана. В состав счетной комиссии предварительного внутрипартийного голосования вошло 35 человек.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: