Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы делегациясе “Идел буенда Халыкара Кырлар көне” инновацион күргәзмәдә катнаша

    Бу көннәрдә Ютазы районы делегациясе Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты кырларында уза торган "Идел буенда Халыкара Кырлар көне" инновацион күргәзмәдә катнаша.

    Күргәзмәдә 120 артык немец һәм Россия җитештерүчеләре, фәнни институтлар үз продукцияләрен тәкъдим итә. Татарстанның гына түгел, Россиянең азык-төлек белән бәйле иминлеген тәэмин итүгә багышланган чарада терлекчелекне, үсемлекчелекне тагын да табышлы итү, әлеге тармакларны техник коралландыру сораулары буенча кызыклы чыгышларда катнашу, күргәзмәләр белән танышу өчен чакыру алган район һәм агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, фермерлар бүген Лаеш районы кырларында үзләренә файдалы мәгълүмат туплау белән мәшгуль.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: