Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы җәмәгатьчеләре – түгәрәк өстәл артында

    Бүген район социаль яклау бүлеге бинасында җәмәгать советы әгъзалары район башлыгы Рөстәм Нуриев белән түгәрәк өстәл артында очрашты.

    Башта алар быел капремонт узган социаль яклау бүлеге бинасы белән таныштылар һәм башкарылган эштән канәгать калдылар. Түгәрәк өстәл артыннан урын алган пенсионер-активистлар район җитәкчелеге белән район тормышына хас проблемаларны уртага салып сөйләште. Алар - үзара салым, ике контурлы казаннар, юллар һәм объектларны төзекләндерү... Җәмәгатьчеләр аерым хезмәтләр, әйтик, суд приставлары эшчәнлегеннән канәгатьсезлекләрен белдерде. Бу хакта тулырак язманы район гәҗитенең алдагы саннарында укый алачаксыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: