Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы территориясендә беренче кварталда 286 кагыйдә бозучы ачыкланган

    Бары тик 2015 елның беренче кварталында гына да Ютазы районы территориясендә унҗиде рейд үткәрелгән, алар нәтиҗәсендә 286 кагыйдә бозучы ачыкланган.

    Унике йөртүче автомобиль белән исереклек билгеләре булган хәлдә идарә иткән һәм медицина каравы узудан баш тартканнар, 25 кеше штрафларын тиешле вакытта түләмәгән, 22 атомобиль махсус тукталышка куелган. Әлеге рейдлар Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында 2013 елдан үткәрелә. Республика юлларында авариялелек белән вазгыятьне тотрыкландыру максатларында, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Артем Хохорин тарафыннан эчке эшләр бүлегенең барлык комплекслы көчләрен файдаланып, атна саен, шулай ук бәйрәм һәм бәйрәм алды көннәрендә, рейдлар уздыру турында карар кабул ителгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: