Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районы әти-әниләренә психолог киңәшләре

    Беренче сыйныфка укырга керү бала өчен һәрвакыт стресс белән озатыла һәм аннан аны җиңүдә биниһая зур көч һәм яңа шартларга адаптация таләп итә.

    Бала үз кануннары һәм кагыйдәләре булган башка мохитка эләгә, аны яңа кешеләр әйләндереп ала, ул алар белән яңа мөнәсәбәтләр корырга тиеш була. Яңа абруйлы зат - укытучы барлыкка килә. Беренче сыйныф укучысы адаптацияне уңышлы үтсен өчен мәктәптә балага кагыйдәләрне кабул итәргә ярдәм иткән, сыйныфташлары белән дуслашырга булышкан төрле чаралар уздырыла. Боларның барысы да, әгәр дә әти-әниләр бала тормышында актив катнашсалар, аларга ярдәм күрсәтсәләр, аеруча нәтиҗәле булачак. Өстәвенә, еш кына әти-әниләр үзләре дә балаларының яңа статусы, нарасыйларын тәрбияләүдә яңа вазифалар, көн режимы адаптациясенә мохтаҗ. Шуңа күрә сезнең игътибарга сезгә һәм сезнең кыз-улыгызга ярдәм итәчәк киңәшләрне тәкъдим итәбез.
    Беренче сыйныф укучысының иртәсе
    Баланы иртән ашыктырмыйча, тыныч кына уятыгыз. Аңа елмаегыз, кочаклап алыгыз. Әгәр баланың салмак икәнлеген һәм аңа ахыргача уянып беткәнче күп вакыт таләп ителүен беләсез икән, аны 10-15 минутка алданрак уятуыгыз яхшырак. Бу вакытта ул өлгерәчәк. Әгәр дә сез аны даими рәвештә "куасыз", ашыктырасыз һәм акрынлыгы өчен ачуланасыз икән, бу мәктәпкә җыену процессын да, баланың кәефен дә начарайтырга мөмкин (аның урынына үзегезне куеп карагыз!). Сезнең бурыч - баланы мәктәпкә "эшче халәттә", тыныч һәм яхшы кәефтә алып килү.
    Баланы мәктәпкә озатканда, аңа уңышлар теләгез. Мәктәпкә керер алдыннан һич кенә дә улыгызга яки кызыгызга: "Бүген үзеңне яхшы тот", "Башкача дәресләрдә сөйләшеп утырма" димәгез. Барлык тәрбияви әңгәмәләр өйдә үткәрелергә тиеш. Сезнең бурыч -мәктәпкә керер алдыннан гына аның гаеп-хаталары турында баланың исенә төшермәү, ә аның шуны аңлавына ирешү - сез аңа, аның барысын да булдыра алуына ышанасыз.
    Мәктәпкә соңга калмагыз! Балаларының пунктуальлеге бары аларның әти-әниләренә бәйләнгән, чөнки балалар үзләре бу яшьтә үз вакытларын оештыра белми һәм әлегә белергә дә тиеш түгелләр - алар хәзер сездән өйрәнә. Әгәр сез соңга калгансыз икән, үзегез гаепле, чөнки вакытны төгәл бүлә алмагансыз. Бер караганда вак нәрсә булып тоелган әйбер баланың дисциплиналылыгына зур тәэсир ясый.
    Беренче дәресләр, беренче юллар
    Үз укучы балаңның беренче юлын күргәч, канәгатьсезлек белдерергә кирәкми. Беркайчан да ул язуны начар башкарам дип уйламасын. "Менә дигән итеп язасың, мин башта синнән начаррак яза идем, әйдә бәхәсләшәбез, ике атна үткәч, син нәкъ менә Марья Ивановна кебек язачаксың", - дисәгез, яхшырак булыр. Бала яңа эшкә өйрәнә, һәм аны сезнең хуплавыгыз, аның үзенең уңышларын аңлавы кебек үк, тормышның бу этабында бик әһәмиятле.
    Балагызны мәктәптәге уңышсызлыклар белән куркытмагыз. Бу яшьтәге балаларның күбесе бер урында гына утырып тора алмый. Барысына да уку һәм кушу-алу җиңел генә бирелми. Моның белән бәйле әти-әниләрнең алдагы күңелсезлекләр турында кисәтергә омтылулары тулысы белән аңлашыла. "Мәктәпкә алмаячаклар...", "Икеле куячаклар", "Класста үзеңнән көләчәкләр...". Кайбер очракларда әлеге сүзләр уңышка ия булырга мөмкин, әмма тагын да ерактарак булган нәтиҗәләре һәрвакыт начар. Баланы уңышка һәм авырлыкларны җиңәргә өйрәтегез. Балада уңышка һәм авырлыкларны җиңүгә омтылыш тудырыгыз. Ул түземлелек һәм тырышлыкның һичшиксез яхшы нәтиҗәләргә китерүен белергә тиеш.
    Һәркемнең хата җибәрергә хакы бар! Сез өлкән кеше булсагыз да еш кына хаталанасыз. Әмма уйлап карагыз әле, ни өчен сезнең балагыз хата җибәргәндә бу сездә шул кадәр кире эмоцияләр тудыра. Бала әле яңа гына өйрәнә, төшенә башлаган һәм ялгышлар җибәрмичә мөмкин түгел. Сезнең бурыч - хата яки икеле өчен орышмау, ә аңа аларны төзәтергә ярдәм итү һәм нарасыегызны аңлау.
    Укытучы бала өчен бәхәссез авторитет булырга тиеш. Шул чакта гына ул уңышлы укый ала. Шуңа күрә беркайчан да кыз-улыгыз алдында укытучыны, мәктәпне тикшермәгез. Ул моны ишетергә һәм сезнең кире карашыгызны күрергә тиеш түгел.
    Иң мөһиме - өйдәге һава торышы
    Ул яки кызыгызны ничек бар, шулай кабул итегез! Бары тик сезнең ихлас кызыксынучанлыгыгыз һәм ярдәмегез генә аңа үзенә ышаныч тоярга мөмкинлек бирәчәк. Балагызны мәктәптән елмаеп каршы алыгыз. Аның эшләре белән кызыксыныгыз, мәктәптәге яңалыклар турында сораштырыгыз. Аны билгеләр турында сораулар белән "күммәгез", чөнки мондый караш нарасыегызда сезне аның үзе түгел, аның "эше" генә кызыксындыра икән дигән фикер тудыра.
    Нарасыегызны еш мактагыз. Уңышсызлыклары һәм хаталары турында зарларына: "Һичшиксез килеп чыгачак, бары тик тагын берничә тапкыр башкарып карарга гына кирәк" - дип җавап кайтарыгыз. Анда дәгъваларның югары дәрәҗәсен формалаштырыгыз һәм үзегез дә балагызның барысын да булдыруына ышаныгыз. Аңа бары азрак ярдәм итәргә генә кирәк. Сүзләр, елмаю, иркәләү-назлау белән мактагыз. Яңа уенчыклар яки тәм-том сатып алу белән "котылмагыз". Ул-кызыгыз белән мөнәсәбәтне тыюларга кормагыз. Мөнәсәбәтләрне үлчәү системасын 100 процентта алсак, тыюлар 30 проценттан артмаска тиеш. Һәрвакыт таләпләрнең сәбәпләрен, дәлилләрен аңлатыгыз, мөмкин булса, альтернатива тәкъдим итегез.
    Баланың барлык казанышларын да әһәмиятле дип санарга кирәк. Бу аңа үз-үзенә ышаныч өстәячәк, башкарылган эшнең әһәмиятен арттырачак.
    Баланың яхшы гадәтләре - гаилә мөнәсәбәтләре көзгесе. "Исәнмесез", "сау булыгыз", "рәхмәт", "гафу итегез" кебек әдәпле сүзләр мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләменә керергә тиеш. Моңа үгет-нәсыйхәт һәм вәгазь уку белән ирешүе авыр, шуңа күрә гаилә әгъзалары белән аралашканда, "мин моны башкача ишетергә тиеш түгелмен!", "чүпне чыгар" кебек боерыклар һәм командалардан арынырга тырышыгыз. Аларны әдәпле үтенечләргә әверелдерегез. Бала һичшиксез сезне ярата һәм бар эш-гамәлләрдә дә сезгә охшарга тырыша.
    Читләр янында баланы ачуланмагыз һәм хурламагыз. Аның хис-тойгыларын ихтирам итегез. Укытучы яки тәрбияче шелтәләренә: "Рәхмәт, без өйдә бу турыда һичшиксез сөйләшәчәкбез", - дип җавап бирегез. Һәм, өйгә кайткач, тыныч халәттә балага дисциплина сакларга нәрсә комачаулавын ачыклагыз.
    Баланы үз проблемалары белән уртаклашырга өйрәтегез. Аның белән яшьтәшләре һәм өлкәннәр арасында килеп чыккан низаглы вазгыятьләрне тикшерегез. Ихластан аның фикере белән кызыксыныгыз, бары сез генә анда дөрес тормыш позициясен формалаштыра аласыз.
    Көндәлек язмалар яки рәсемнәр өчен дәфтәр башлау яхшы булыр. Бу дәфтәрдә ул үзенең һәр көнен яки берәр вакыйганы бәян итә ала. Әлеге мөмкинлек аркасында анда үзе һәм тормышы турында фикер йөртүләр тәҗрибәсе барлыкка киләчәк.
    Исегездә тотыгыз, күп кенә кешеләр аларга кайчан да булса: "Синең барысы да килеп чыгачак! Мин сиңа ышанам!" - димәгәннәре өчен генә уңышсызлык кичерә.
    Сүз уңаенннан, әгәр дә сезнең сорауларыгыз туса һәм тулырак мәгълүмат аласыгыз килсә, Урыссу бистәсе, Ленин урамы, 1 санлы йорт, икенче кат адресы буенча урнашкан психологик-педагогик хезмәт хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: