Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында 15 декабрьдән алып 10 гыйнварьга кадәр янгынга каршы режим кертелде

    Татарстан Республикасында, шул исәптән Ютазы районында 15 декабрьдән алып 10 гыйнварьга кадәр янгынга каршы режим кертелде.

    Моның турында республика хөкүмәте рәисе Ильдар Халиков фәрманга кул куйды. Бу периодта янгынга каршы куркынычсызлык таләпләрен үтәмәгән өчен штраф икеләтә арттырыла. Гражданнар өчен - 2 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен - 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр, ә юридик затларга бу очракта 400 меңнән алып 500 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: