Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында депутат ярдәмчесе халык белән очрашты

    Бүген "Бердәм Россия" җирле партиясенең кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясенең Әлмәт шәһәрендәге Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеровның ярдәмчесе Рафаэль Шәвәлиев Ютазы районы халкы белән очрашты.

    Нигездә торак мәсьәләсе сораулары каралды. Раионыбызның бер вәкиле социаль найм буенча алынган фатирны шундый ук юл белән башка шәһәрдәге фатирга алыштырып булу мөмкинлеге турында сорау бирсә, икенчесе күп балалы һәм шул ук вакытта бер баласы инвалид булган гаиләгә авария хәлендәге фатирны икенчегә алмаштырып булу-булмау мөмкинлеге каралды. Сорау бирүчеләргә бер ай эчендә җавап бирергә ышандырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: