Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсы старт алды

    "Электросоединитель" заводында һөнәри осталыкның "Һөнәре буенча иң яхшы" район конкурсы старт алды.

    Производство ярышлары конкурста катнашуга дәгъва иткән предприятиеләрнең фрезерчылары, эретеп ябыштыручылары һәм токарьлары арасында үтте. Конкурста катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин чыгыш ясады. Ул эшче һөнәрләренең һичшиксез абруе арта баруын билгеләп үтте һәм моңа предприятие диварлары да булышлык итәчәген ассызыклады, чөнки конкурс алдынгы предприятиедә узачагына басым ясады, эшчеләргә хезмәттәшләре белән ярышта уңышлар теләде.

    - Әлеге производство ярышының көмеш һәм бронза призерлары бүген, конкурс нәтиҗәләрен ясагач, бүләкләнәчәк. Ә җиңүчеләрне хөрмәтләү, традицион рәвештә, район мәдәният йортында, җитештерү алдынгылары слетында узачак, - дип сүзен тәмамлады Вәдигуллин.

    Шуны да өстәп әйтергә кирәк, "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсы яшь эшчеләрне мотивацияләү дә булып тора. Сүз уңаеннан, бүген республика дәрәҗәсендә һөнәри осталык буенча WORLDSKILLS-2019 дип аталган дөнья чемпионатын уздыруга актив әзерлек бара. Чемпионат эшче һөнәрләрен популярлаштыруга, һөнәри белемне модернизацияләүгә, аның халыкара стандартларга чыгуына куәтле стимул булачак. Ел саен районда уздырылган һөнәри осталык бәйгеләре - бу безнең производстволарда мондый дәрәҗәдәге стандартларны кертүдә беренче адымнар.

    Конкурсны оештыручылар конкурсантлар алдында торган бурычларны аңлаттылар һәм барысына да уңышлы "эш" көне теләделәр. Ярыш теоретик һәм практик өлешләрдән торды. Үз белгечлекләре буенча сорауларга язма җаваплардан соң, бәйгедә катнашучылар эретеп-ябыштыру агрегатлары һәм станоклар янына уздылар. Конкурсның практик өлешендә билгеләнгән үлчәмнәрне саклау, эшкәртелүче өслекнең сыйфаты, хезмәтне саклау таләпләре һәм, әлбәттә инде, биремне үтәү вакыты исәпкә алынды. Барлык производство ярышында катнашучылар яхшы хәзерлек дәрәҗәсе күрсәтте. Шулай да конкурс иң көчлеләрне ачыклады. Шулай итеп, конкурс нәтиҗәләре. "Иң яхшы фрезерчы" номинациясендә барлык урыннарны да "Электросоединитель" заводы эшчеләре алды: беренче урынны Эдуард Рәхмәтуллин яулады, икенче - Линир Әгълетдинов һәм өченче - Айдар Шәрипов. Әлеге конкурсантлар күләме буенча тигез баллар, аерым әйткәндә, 46 балл җыйды. Җиңүче вакыт буенча гына билгеләнде, гамәлдә анысы да конкурста катнашучыларның тигез иде. Әйтик, икенче һәм өченче урыннар арасында аерма бары 15 секунд тәшкил итте. Ничек кенә булмасын, "Электросоединитель" һәрвакыт кадрлар - үз эшләренең осталарын чыныктыру урыны булды. "Иң яхшы эретеп ябыштыручы" номинациясендә беренче урында - Рәфис Вәлиев (БЭЧ Ютазы районы электр челтәрләре), икенче - Сергей Маркелов (Бетон+), өченче - Марсель Төхвәтуллин (УХЗ). Иң яхшы токарь" номинациясендә дә "Электросоединитель" эшчеләренә тиңнәр табылмады. Беренче урында - Виктор Мокрополов, икенче - Рәис Нәҗмиев, өченче - Айдар Шәрипов.

    Конкурс призерлары төрле суммадагы акча сертификатлары белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә бүләкләр исә, югарыда әйтелгәнчә, район мәдәният йортында тантаналы чарада тапшырылачак.

    Сүз уңаеннан. "Һөнәре буенча иң яхшы" конкурсы дәвам итә: алдагы көннәрдә производство ярышлары электрчылар, шоферлар, штукатур-малярлар һәм ташчылар арасында үтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: