Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында сулыктан батып үлгән балыкчы гәүдәсе алынды

    42 санлы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре көче белән Байлар авылы янындагы сулыктан батып үлгән балыкчы гәүдәсе алынган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ютазылыларга бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында искәртә.

    Соңгы вакытта урнашкан җылы һава торышы сәбәпле, елгалар һәм күлләрнең боз япмасы калынлыгы кимеде, бу боз астыннан балык тоту белән шөгыльләнүчеләрнең һәм боздан җәяү йөрүчеләрнең куркынычсыз хәрәкәте өчен хәвефле.

    Тотрыклы салкыннар урнашканга кадәр, боз ышанычлы түгел. Кичке һәм төнге салкыннар белән ныгытылган боз әле зур булмаган йөкләнешне күтәрә ала, әмма көндез, җитәрлек калынлыгын сакласа да, үз астыннан чыккан су белән җылынып, көпшәккә әверелә. Мондый очракларда автотранспортның җайлаштырылган боз кичүе булмаган бозлыкка чыгуы, шул исәптән, боз астыннан балык тоту өчен дә, тыела.

    Үзеңне көпшәк боздан чыкканда хәвефсезләндерү өчен ниләр таләп ителә соң? Моның өчен салынган сукмаклар белән файдалану, алар булмаган очракта, боздан хәрәкәт иткәнгә кадәр, маршрут билгеләү һәм кул астындагы чаралар (таяк, боз тишкеч) ярдәмендә бозның ныклыгына ышану мөһим. Әгәр боз нык түгел икән, хәрәкәтне туктату һәм үз эзләрең буенча, беренче адымнарны аякларны боздан шуытып хәрәкәт итеп, үз эзләрең буенча әйләнеп килү мәҗбүри.

    Боздан хәрәкәт иткән вакытта кар катламы белән ябылган куркыныч урыннарны һәм участокларны урап узарга кирәк. Аеруча чишмәләр бәреп чыгып, агым тиз булган, куаклар һәм үләннәр өскә калыккан, чишмәләр сулыкка аккан һәм сәнәгать предприятиеләренең җылы сулары агып төшкән, боз вату алып барылган урыннарда сак булырга кирәк.

    Балык тоткан вакытта чикләнгән мәйданда күп боз тишемнәре ясарга, бозда сикерергә һәм йөгереп йөрергә, зур төркемнәр белән җыелырга ярамый. Һәр балыкчыга үзе белән 12-15 метр озынлыктагы, бер очында 400-500 грамм авырлыктагы йөк, икенче очында элмәк хәзерләнгән коткару чарасы булдыру сорала.

    Яшькелт төстәге һәм җиде сантиметрдан да ким булмаган боз куркынычсыз санала. Төркем белән бозны кичкәндә, бер-берең артындагы ераклык биш-алты метр булырга һәм әлеге кешеләр алдан баручыга кичекмәстән ярдәм күрсәтә алырга тиеш. Йөкләрне чаналарда һәм бозга терәк мәйданы зур булган башка җайланмаларда алып бару мөһим.

    Сулыкларда тимераякларда шуу өчен мәйданчыктан файдалану бозның ныклыгын тикшергәннән соң гына рөхсәт ителә. Аның калынлыгы 12 сантиметрдан ким булмаска тиеш, кешеләр күп булганда, 25 сантиметрдан да юка булмавы мәҗбүри.

    Боздан сулыкны кичкәндә, салынган чаңгы юлыннан файдалану мәҗбүри, ә ул булмаганда, мәйдан буенча хәрәкәт итеп, чаңгыларның беркеткечләрен ычкындыру һәм кул чукларыннан чаңгы таяклары элмәкләрен ычкындыру мөһим. Рюкзакны һәм ранецны бер як иңгә генә салу зарур. Чаңгычылар арасындагы араның биш-алты метр булуы шарт. Беренче булып барган чаңгычы бозның ныклыгын таяклар белән сугып тикшерә һәм бозның торышын күзәтә. Әгәр бу прогулкалар төркем һәм балалар белән бергә тормышка ашырыла икән, мәҗбүри рәвештә өлкән кеше һәм педагогик персонал булырга тиеш.

    Гадәттән тыш вәзгыять килеп туганда яки тормышларына куркыныч янаган кешеләр ачыкланганда, коткару хезмәтенә (мобиль телефон буенча 112 номерын җыярга) һәм, паника тудырмыйча, гадәттән тыш вәзгыятьтән арыну буенча чаралар күрергә кирәк.

    Шуны исегездә тотыгыз, кешенең суда булу вакыты чикләнгән. Су температурасы 24 градус булганда, судагы куркынычсыз халәттә булу вакыты 7-9 сәгать, температура 5-15 градус булганда, 3,5 сәгатьтән 4,5 сәгатькә кадәр, 2-3 градуслы температура кеше өчен 10-15 минуттан соң үлем куркынычы белән яный, 2 градус салкынлыктагы су 5-8 минуттан үлем халәтенә китерә. Бу турыда онытмагыз, һәм якыннарыгызны хәсрәткә салмагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: