Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында – Урман утырту көне

    Республикада ел саен 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр уза торган "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясе кысаларында Ютазы районы урманчылар өч мең нарат үсентесе утырткан.

    Берничә ел элек ташландык бакчалар урынында барлыкка килгән Җиңү паркындагы үсентеләрне механизацияле ысул белән яңарту эшендә сигез кеше катнашты, дип хәбәр итте Ютазы лесничие Айдар Нигъмәтуллин. Кичә Урыссу бистәсенең Чкалов исемендәге паркта да агач һәм куак үсентеләре утыртылды. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматларына караганда, ял паркын төзегән подрядчы ук үз көче белән бер мең төп кызыл тизильник, 35 төп каен һәм 22 төп юкә үсентесе утырткан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: