Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы районында ветераннар белән эш яхшы куелган

    Бу хакта ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков ветераннар үзешчән коллективлары арасында уза торган "Балкыш" республика фестиваленең зона этабында катнашучыларга дипломнар тапшырганда билгеләп узган.

    Быел бу фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Тамашачылар күңеленә "Родники" җыр ансамбле, "Истоки" ветераннар хоры, Бәйрәкәтамак, Бәйрәкә авыллары ветераннары чыгышлары, Рәсимә Габбасованың сәнгатьле укуы, Геннадий Чернокозов, шулай ук район мәдәният йорты артистлары башкарган җырлар бик хуш килгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: