Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы терлекчеләре егерменче тапкыр бәйге-ярышка җыелды

    Узган атнада "Кәрәкәшле" җәмгыяте җәйләвендә район терлекчеләре егерменче тапкыр бәйге-ярышка җыелды.

    Быел аның эчтәлеге бераз үзгәрә төште - савымчылар һәм ясалма орлыкландыру технологлары белән беррәттән ярыш юлына ветеринария хезмәткәрләре дә басты. Дөрестән дә, терлекчелек тармагының акчага эшләве бер савымчыдан гына тормый. Терлек авыру яисә аңа вакытында ветеринария ярдәме күрсәтелми икән, аны никадәр генә ашат, тәрбиялә, аңардан табыш алырмын димә.

    Бәйгенең беренче таләбе - чиста халатлардан, башларына ак яулыкларын чөеп бәйләгән савымчыларны, ясалма орлыкландыру технологларын, шулай ук махсус киемнәрен киеп алган мал табибларын район башлыгы сәламләде. Рөстәм Нуриев аларга матур җиңүләр теләп кенә калмады, ул терлекчеләргә яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләгән өчен чын күңелдән рәхмәтен дә җиткерде.

    - Бүген чын бәйрәм. Әлеге кояшлы иртәдә яшел аланга үз хезмәтләренең чын осталары җыелган икән, бу инде зур тантана. Район тормышында терлекчелек тармагы хезмәтчәннәре тоткан роль елдан-ел ныгый бара. Җәмгысы тәүлегенә 55 тонна сөт җитештереп, сез үз эшегезнең бәһасен тагын да арттырасыз, хөрмәт казанасыз. "Кәрәкәшле" хуҗалыгы савымчылары әле моннан берничә ел элек кенә көненә 3-3,5 тонна сөт сауганнарын хәтерлиләрдер, бүген алар 6 тоннага якын продукция җитештерә. Мин Вафауллиннар гаиләсенә бик рәхмәтлемен. Һәр баш сыердан тәүлегенә 20 килограмм сөт савып алучы яшь фермер Ансель Вафауллин хәтта әтисе Альберт Анальевичка да яхшы өлге булып тора. Үсемлекчелектә кырлар культурасы белән генә түгел, терлекчелектәге яхшы эш куелышы белән дә алдынгылар сафыннан атлаучы "Нәбиуллин" хуҗалыгын да телгә алмый мөмкин түгел. Урта звено белгечләре булсынга дип йөри икән, җитәкченең эше уң була. "Уңыш" җәмгыяте булган базасын табышлы итеп кенә калмыйча, бүген аның җитәкчесе Аяз Шафигуллин аны тагын да киңәйтү өстендә чаралар күрә. Кайсы гына хуҗалыкны алсак та, горурланып сөйләрлек эшләре, уңышлары бар. Әмма бу безнең өчен чик түгел. Җитәкчеләр һәрвакыт эзләнүдә, җитештерүчәнлеккә яңалыклар кертү яклы булырга тиеш. Бүген бер урында гына таптанган кеше көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә алмый, - дип кереш сүзендә билгеләп үтте Рөстәм Нуриев.

    Узган бәйге җиңүчеләре - "АгроМир" җәмгыяте савымчысы Нурзия Рәхимова, "Нәбиуллин" хуҗалыгы осеменаторы Гөлшат Җәләева һәм "Кәрәкәшле" җәмгыяте баш ветеринары республиканың атказанган мал табибы Гәүһәр Галимова Татарстан гимны астында күтәргән җөмһүриятебез флагы бәйгене ачык дип игълан итте. Эш көне конкурсантлар өчен, гадәттәгечә, теоретик белемне сынаудан башланды. Машина белән саву операторлары ун сорауга җавап тотты. Әйтик, алар сыерга һәр 100 килограмм тере авырлык һәм һәр килограмм сөт өчен күпме энергия таләп ителүен, сөтлебикәгә аппаратны каптырганчы, нинди максаттан чыгып аның җилене эшкәртелүен, бозауларга ничә көн кала сыер ташландырылуын белергә тиеш булып чыкты. Ветеринария хезмәткәрләре гадел хөкемдарлар каршында малларны төрле йогышлы авырулардан саклау максатында нинди чаралар күрелүен сөйләде. Көтүне үрчетүче технологлар исә сөйләп кенә калмадылар, алар лабораториядә сыерларны ясалма орлыкландыруга хәзерлек процессын гамәлдә күрсәтеп тә бирделәр. Бәйге - бәйге инде, яшьләр генә түгел, озак еллар бер эшне башкаручы тәҗрибәле белгечләр арасында да югалып калучылар булды. Җиңү пьедесталының беренче баскычына инде күп тапкырлар күтәрелгән "Нәбиуллин" хуҗалыгы технологы Гөлшат Җәләева, лабораториягә, "имтихан" тотарга кергәнче, белгәннәрен тагын бер кат искә төшерү өчен, хәтта махсус әсбапка да мөрәҗәгать иткән иде.

    - Көндә башкарыла торган эш югыйсә, шулай да каушата, белгәнеңне дә әйтеп бирә алмыйча торасың, - дип елмайды ул.

    Савым аппаратларын тизлеккә сүтеп-җыйган операторлар саву осталыкларын эштә күрсәтү өчен сыерлар янына уздылар. Бу вакытта мал табиблары сыерларны маститка тикшерделәр, биохимия анализы өчен кан алдылар, малның мөгезенә карап, яшен дә атадылар. Районның баш ветеринары Ришат Зарипов хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләрнең игътибарын тагын бер нәрсәгә җәлеп итте, республикада хезмәтне саклау айлыгы башлану сәбәпле, нәсел, шулай ук көтүне үрчетүче үгезләрне, куркынычсызлык максатында, боҗралау таләп ителә.

    Ниһаять, бәйге көненең иң дулкынландыргыч мизгелләре җитте. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марcель Зарипов, экология һәм җирдән файдалану буенча даими комиссия рәисе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, Бөгелмә нәселле маллар белән эшләүче предприятие директоры урынбасары Фидаил Сәлманов җиңүчеләрне мактаулы пьедесталга чакырды. Машина белән саву операторлары арасында беренче урынга янәдән "АгроМир" җәмгыяте савымчысы чыкты. Бу юлы район хакимиятенең мактау грамотасына һәм акчалата премиягә, ә иң мөһиме, хезмәттәшләренең кайнар алкышына Римма Камалова лаек булды. Икенче мактаулы урынга Тукай исемендәге җәмгыять савымчысы Гөлнара Шакирова, өченче урынга "Кәрәкәшле" җәмгыяте операторы Энҗе Хафизова чыкты. "Уңыш" җәмгыятеннән Гөлнара Әхмәтшинага, Тукай исемендәге хуҗалыктан Ильмира Зариповага дәртләндергеч бүләкләр тапшырылды. Ясалма орлыкландыру технологлары арасында җиңү таҗы янәдән "Нәбиуллин" хуҗалыгы осеменаторы Гөлшат Җәләевага насыйп булды. Пьедесталның икенче баскычына "АгроМир" җәмгыяте технологы республиканың атказанган терлекчесе Фәүзия Баязитова күтәрелде. Әлеге вазифага күптән түгел генә алынган, әмма инде шактый тәҗрибә туплап өлгергән "Уңыш" җәмгыяте осеменаторы Расыйх Фәрхетдинов өченче урынга лаек булды. "Таң" җәмгыятеннән Гөлмәрьям Гыймаева, "Кәрәкәшле" хуҗалыгыннан Гүзәлия Гәрәева дәртләндергеч бүләкләр белән билгеләнде. Ветеринария табиблары арасында беренче урынга Тукай исемендәге җәмгыять белгече Рөстәм Зарипов чыкты. "АгроМир" җәмгыятеннән Илнур Зарипов - икенче, "Кәрәкәшле" хуҗалыгыннан Гәүһәр Галимова өченче урынга лаек булды. Татарстан Республикасы Ветеринария баш идарәсенең мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк белән "Нәбиуллин" хуҗалыгыннан Татьяна Овчаркина, "АгроМир" җәмгыятеннән Илнур Зарипов бүләкләнде. Бәйге кунагы, ясалма орлыкландыру технологларының белемен хөкем иткән Бөгелмә нәселле маллар белән эшләүче предприятие директоры урынбасары Фидаил Сәлманов та буш кул белән килмәгән иде - осеменаторларга рәхмәт хатлары тапшырды. Ул бәйгенең зур оешканлык белән узуын, һәр белгечнең чын мәгънәсендә белгеч булуын, үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белеп, чын күңел биреп башкаруларын ихлас билгеләп узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: