Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы урманчылары 13 гектар мәйданда урманны тазарткан

    Ютазы урманчылары 13 гектар мәйданда урманны ботак-чатак һәм чүп-чардан тазарткан.

    Алар бу эшне республикада игълан ителгән "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе кысаларында башкарган. Моннан тыш, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре 15 гектар тау битләрендә, 17 гектар урманда нарат, карагач, чыршы үсентеләренә гомер бүләк иткән. Буй урманнарда үсми калган агачлар урынына яңа үсентеләр утыртылган. Бу чара 57 гектарда тормышка ашырылган. Әлеге бөтен эшне башкару өчен 200 меңгә якын яшь үсенте алып кайттык, дип хәбәр итте Ютазы урман хуҗалыгы лесничие Айдар Нигъмәтуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: