Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы ветераннары район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты

    Елның иң мөһим вакыйгасы - Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан район ветераннары түгәрәк өстәл артында район башлыгы Рөстәм Нуриев белән очрашты.

    Район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова кунакларны совет эшчәнлеге, өлкәннәр тормышы белән таныштырды. Аларның нәрсәгә мохтаҗлыгын да искәртеп узды. Рөстәм Нуриев үзе дә ветераннарны борчый торган мәсьәләләр белән кызыксынды. Аларны исә, шәхси борчу-мәшәкатьле генә түгел, гомуми сораулар да кызыксындыра булып чыкты. Ветераннарны, асылда, бистә юллары торышы дулкынландырды, алар тынлы оркестрны янәдән тергезү теләген җиткерде. Авыл хуҗалыгы тормышы да читтә калмады. Район башлыгы хөрмәтле кунакларга ветераннарны торак белән тәэмин итү, балалар иҗатын һәм аларга белем бирүне үстерү юнәлешендә күрелә торган шартлар, яңа микрорайонны киләчәктә үстерү планы турында сөйләде. Ветераннар район җитәкчелегенә торак пунктларны төзекләндерү буенча башкарылган эшләр һәм җылы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: