Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы яшьләре - тәмәке тартуга каршы

    Район Балалар думасы активистлары һәм "SaMoSтоятеләные дети" проектында катнашучылар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия җитәкчелегендә тәмәке тартуга каршы акция үткәрделәр.

    Акция Урыссу сәүдә үзәкләре янында уздырылды. Аның барышында тәмәке тартучы гражданнарга сигаретны кәнфиткә алыштыру тәкъдим ителде. Акциядә катнашучылар шулай ук сукырлар җәмгыятенең үтенечен башкарып, узып баручыларга күрмәүчеләр белән аралашу буенча белешмәлекләр тараттылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: