Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазыда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг узды

    Ютазы авыл җирлегендә узган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митингта район башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов катнашты.

    Район башкарма комитет җитәкчесе җирлектә гомер итүче ветераннарны бәйрәм белән тәбрикләде, аларга район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Җирле мәктәп укучылары һәм укытучылары әзерләгән бәйрәм концерты әби-бабаларыбызга имин көннәр өчен рәхмәт сүзе булып яңгырады. Чара азагында Ютазы авыл җирлегендә эшләүче предприятие һәм учреждение вәкилләре һәйкәлгә чәчәкләр салды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: