Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазыда яшәүче Мөхтәрәмә Хәеретдинова артиллерист була, әсирлеккә эләгә

    Күптән түгел Ютазы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Мөхтәрәмә Хәеретдинова үзенең 95 яше уңаеннан котлаулар кабул итте.

    Юбилярны котларга район башлыгы Рөстәм Нуриев, җирлек башлыгы Рәмзия Хәкимова, социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев һәм Ютазы авылы ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина килде. Элекке фронтовик, кунакларның котлауларын һәм бүләкләрен кабул итеп, үзенең сугышчан тарихын бәян итте. Азнакай районының Кәкре Елга авылында туган мәкаләбез герое җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, секретарь-машинист, лаборатория мөдире булып эшли. 1941 елның июне. Сабан туеннан кайткан кешеләр колхоз репродукторы янына җыела: сугыш башланган. Чабышкы атларны мәйданнан ук фронтка озаталар. Мөхтәрәмә повестканы 1943 елда ала. IV Украина танкка каршы артиллерия полкы составында ул санинструктор булып хезмәт итә. 1944 елның көзендә аларның батареясы камалышка эләгә. Михайловка авылы янында һөҗүмне кайтарырга әзерләнәләр. Һәм биредә күз алдына китереп булмаслык мәхшәр башлана: кинәт тирә-юньдә бомбалар шартлаудан җир белән күкнең кайдалыгын аерып булмый башлый.

    - Пулялар сызгырудан башларны күтәреп тә булмады, дөм караңгы иде, - дип искә ала Мөхтәрәмә Хәеретдинова. - Окоплардан чыксак, һәр җирдә - немец танклары. Безне сигез-ун кешене әсирлеккә алдылар. Товар поездында безне Германиягә озаттылар. Лагерьга эләккәч, мине госпитальга безнең хәрби әсирләр янына билгеләделәр. Кухняда эшләдем. Ничектер калдыклар салынган чүп багы янында булашучы солдатны күреп алдым. Яхшылабрак карасам, Мөсәлимов - мин эшләгән МТСның нефтебаза мөдире. Ул чистартылган бәрәңге кабыгы, кәбестә яфраклары җыя иде... Без ике әсир-якташ кочаклашып елаштык. Соңыннан мин аны ашата башладым һәм ул, сүз уңаеннан, туган якларына әйләнеп кайтты. Лагерь тормышының авырлыкларын сөйләп бетерерлек түгел. Су гына да җитәрлек булмый.

    Хәрби әсирләрне кайвакыт җирле алпавытлар эшләтер өчен сайлап ала. Басуда, терлекчелектә тир түгәләр. Ашатуын, анысы, начар ашатмыйлар. Менә Мөхтәрәмәне дә ничектер немец хатыны сайлап ала. Үзләрен Америка союзниклары кояшлы иртәдә азат итүен кыз тиз генә аңламый. 1945 елның маенда туган якларына юл тота. Илдә исә әсирлектә булганнарга шикләнеп карау чоры була. Мөхтәрәмә апаны бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Мөмкинчелек килеп чыккач, ул Урта Азиягә китеп бара, укытучылык белән шөгыльләнә. Әмма аңа язмыш туган җиреннән тәмам аерылырга мөмкинлек бирми. Туган йортына кайткач, ул гаилә кора. Биредә хезмәт ветераны, "За победу над Германией", "Георгий Жуков" медальләре иясе якташларының ихтирамын һәм хөрмәтен яулый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: