Ютазы авылы мәдәният йортында "Яшьләр һәм сайлаулар" уены узган.
Чарада Акбаш, Ютазы, Димтамак һәм Кәрәкәшле җирлекләре командалыры катнашкан. Яшьләр үзләренең сайлау платформаларын тәкъдим иткәннәр, спорт һәм социаль сәясәтне үстерүдә өстенлекләрен билгеләгәннәр, тавыш бирү хокукларын белүләрен күрсәткәннәр. Уңышлы килеп чыккан уенда катнашучылар әлеге чарага багышлап махсус ясалган бүләкләр белән билгеләнгәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз