Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылы Мөхтәрәмә Хәертдинованы 96 яше тулу уңаеннан котладылар

    Күптән түгел район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән яшьтәге ютазылы Мөхтәрәмә Хәертдинованы 96 яше тулу уңаеннан котлады.

    Мөхтәрәмә апа искиткеч кеше. Ул үзенең биологик яшеннән яшьрәк күренә. Бәлки авыру-авыртынулары да бардыр. Әмма күңеле бик күтәренке. Танын, аннан әйләнә-тирәдәгеләргә уңай энергетика тарала. Мөхтәрәмә апа белән аралашканнан соң, кешегә яхшы сыйфатлар өстәлгән кебек була.

    Мәкаләбез герое Бөек Ватан сугышы чорында IV Украина танкка каршы артиллерия полкы составында санинструктор булып хезмәт итә, немец төрмәләрендә интегә, сугыштан соң властьлар эзәрлекләвеннән газап чигә. Шуңа да карамастан, Хәертдинованың күңеле явызланмый, тормышны яратудан туктамый. Үзенең тормышын бизәгән, өлкән яшьтәге әбиләрененең терәге һәм булышчысы булган оныкларын мактап туя алмый. Алар дөньяга соңлап килгән. Дөресрәге, үзенең бердәнбер кызы - соңлап туган бала. Шуңа күрә, картлыгы да яңа гына мөстәкыйль юлга баскан, тормышка оптимистик карашта булган кызлар белән бергә уза.

    - Хәрби хезмәт куркытмады. Куркып утырырга вакыт юк, заданиеләрне үтәргә кирәк иде, - дип сөйли сугыш ветераны. - Үзеңнең илгә, корал тоткан иптәшләреңә кирәк булуың көч өсти. Ә менә хәрби әсирләр лагеренда куркыныч иде. Мондый тоткынлыкта сүнәсең. Синең кебек үк кешенең дорфалыгыннан, өстенлеген күрсәтүдән, масаюлы акыру-бакырулардан кечерәеп калган кебек буласың. Ач әсирнең ашамлык калдыкларын эзләп алуын күрмәгәнгә салышырга була, шулай ажгырып аның чигәсенә мылтык көпшәсен терәргә дә мөмкин.

    Болай да түбәнлеккә төшкән кешене түбәнсетү җиңел. Күрәсең, икенче, бәхәссез хакыйкатьне аңлау авыррак биреләдер: бөтен сугыш та тынычлык белән тәмамлана, һәм, исән калырга насыйп булса, аннан син котылып чыгарсың. Әмма, кем булып, нинди җан белән? Хәертдинова өчен җирдәге юлы тәмамлангач та үлми торган җан байлыгын саклап калу әһәмиятле була. Лагерьда аны кухняда эшләргә билгелиләр. Аның артык сыныкны аеруча мохтаҗларга саклап калу мөмкинлеге була. Биредә якташын очрата һәм аны да ашаткалый. Анысы исә сугыштан соң Мөхтәрәмә апа аркасында гына исән калуы турында кабатлый торган була. Лагерьдагы эш тиздән немец фермерларына хезмәт кую белән алышына. Авыр хезмәт аның өчен яңалык булмый. Ә менә яхшы ризык - элекке тормыштан. Ашатуын, яхшы ашаталар. Безне, хәрби әсирләрне, Америка союздашлары азат иткәч, кояш та үзенә бер төрле ягымлы яктырта иде, - дип сөйли өлкән яшьтәге ханым.

    - Күкләр безнең туган җирләребезгә әйләнеп кайтуыбызга куаналар сыман булды, - ди Мөхтәрәмә ханым. - Ә менә Ватанга кайткач, властьның аңламаучанлык күрсәтүе белән очраштым. Эш бирмәделәр. Хәтта иң авырына урнаштырырга да теләмәделәр.

    Очрактан файдаланып, ул Урта Азиягә күчеп китә, анда мәкаләбез героеның белеме, туган телгә якын булган телне өйрәнә алуы булышлык итә. Соңыннан аңа туган якларына әйләнеп кайту мөмкин була, моңа ул чиксез шат. Бу, һичшиксез, өлкән яшьтә һәркем омтыла торган җан тынычлыгына ирешүгә булышлык итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: