Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар Альберт Шамкинны искә алдылар

    Егерме бер ел элек дөнья куйган Альберт Шамкинны район халкы бүгенге көнгә кадәр рәхмәт хисләре һәм җылылык белән искә ала.

    Көннәрнең берсендә мәрхүмнең элекке хезмәттәшләре Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибы Ренат Фатыйхов белән бергә аның каберенә чәчәкләр салдылар, нинди табиб һәм кеше булуын искә алдылар. Хезмәттәше Дмитрий Кошелев сүзләре буенча, ул чиктән тыш зыялы, эрудицияле, юмор хисенә ия, үтенечләрне кире какмый торган кеше булган. Болардан тыш, ул спорт белән мавыккан һәм җитди авырулары булуга карамастан, бистә интеллигенциясе җыелма командасында волейбол һәм баскетбол уйнаган. Урыссу хастаханәсенә институтны тәмамлагач ук килгән Илдус Могыйнов остазына ярдәме һәм бай тәҗрибә тапшырганы өчен рәхмәтле. Альберт Хәким улы кул астында ул ундүрт ел эшләгән.

    Бу көнне элекке хирургия бүлеге мөдирен хезмәттәшләре

    генә түгел, гаилә дуслары һәм аның исемен йөрткән урамда яшәүчеләр дә искә алды. Аларны бергә җыелырга, күп ютазылыларның сәламәтлекләрен кайтарган һәм гомеләрен саклап калган яхшы хирургны хәтергә төшерергә Россия Пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге рәисе Валентина Воробьева өндәгән. Ул җыелучыларны Альберт Хәким улының биографиясе белән таныштырды. Аның тормышында эшенә генә түгел, романтикага, хыялга да урын булуын җиткерде. Ул бар нәрсәгә дә сәләтле кеше булган, әмма барыннан да элек - табиб. Элек Әпсәләм комбинатының сәламәтлек саклау пунктында хезмәт куйган туксан дүрт яшьлек Зоя Ивановна Прохорова сүзләре буенча, ул һәрвакыт Гиппократ антына тугры калган. Җыелучылар игътибарына шулай ук Альберт Хәким улының фотографияләре куелган стенд әзерләнгән иде.

    Шамкин Урыссу хастаханәсенә утыз ел гомерен багышлаган, әмма меңнәрчә кеше гомерен саклап, үзенең гомерен кайгыртырга вакыты булмаган. Ул илле бишенче яшендә каты авырудан дөнья куйды. Аны белгән кешеләр хәтерендә мәрхүм игелекле, шат күңелле, ярдәмчел кеше - чын табиб булып калган. Аны җыелучылар бер минутка тын калып искә алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: