Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар изге җирдә булдылар

    Күптән түгел районның мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре Болгарга сәяхәт итте. Экскурсияне мәгариф бүлеге һәм мәгълүмати-методик үзәк оештырды.

    Педагоглар музейларда теләп йөрде, изге җир тарихы белән танышты. Икмәк музеенда булу экскурсиядә катнашучыларда җуелмас тәэссоратлар калдырды, дип хәбәр итте Урыссу гимназиясе директоры Гүзәлия Котдусова. Педагоглар мондый экскурсиянең район мәктәпләре укучылары өчен дә файдалы булачагына ышаныч белдерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: