Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар кечеурыссулы Тәлгать Усмановка акча җыялар

    "Мега" һәм "Родина" кибетләренә куелган хәйрия урналарыннан узган атнада 16 312 сум акча алынган.

    Бу хакта районның социаль яклау бүлегеннән хәбәр иттеләр. Әлеге акчалар кечеурыссулы Тәлгать Усмановны дәвалауга сарыф ителәчәк. Аңарга авыруы азмасын өчен Германиядә кыйммәткә төшүче курслар узарга туры киләчәк. Әлбәттә, Усманов әлегә кирәкле сумманы җыя алмаган. Якын көннәрдә район мәдәният йортында узачак Хәйрия марафоны барышында, бәлкем, җитми торган сумманы тупларга мөмкин булыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: