Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар – Магниткада, Сабан туенда булдылар

    Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Магнитогорский шәһәрендә уздырылган Сабан туенда, Россия Федерациясе төбәкләрендә Сабан туйларын бәйрәм иткәндә, Татарстанның рәсми делегацияләре катнашулары турында ТР Хөкүмәте карарына ярашлы, булып кайттылар. Составына иң яхшы мәдәният коллективлары кергән Ютазы районы делегациясе, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Татарларның федераль милли мәдәни автономиясе" Иҗтимагый...

    Узган шимбәдә районыбыз вәкилләре Магнитогорский шәһәрендә уздырылган Сабан туенда, Россия Федерациясе төбәкләрендә Сабан туйларын бәйрәм иткәндә, Татарстанның рәсми делегацияләре катнашулары турында ТР Хөкүмәте карарына ярашлы, булып кайттылар.


    Составына иң яхшы мәдәният коллективлары кергән Ютазы районы делегациясе, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, РФ Дәүләт Думасы депутаты, "Татарларның федераль милли мәдәни автономиясе" Иҗтимагый оешмалар Советы рәисе Ильдар Гыйльметдинов һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ренат Вәдигуллин җитәкчелегендә шимбә иртәсендә 13 июньдә Магнитогорскийдагы Сабан туе мәйданында иделәр. Шәһәрнең татар диаспорасы вәкилләр бирегә якташлары белән очрашу, үз халкы мәдәнияте белән хозурлану өчен ашыкты. "Татарлар үз милли республикаларыннан читтә ничек яши, аларның милли гореф-гадәтләребезне сакларга мөмкинлекләре бармы? Безнең рәсми делегация вәкилләре шәһәр җитәкчеләре белән әнә шул турыда әңгәмә кордылар", - диде трибунадан Гыйльметдинов. Үз чиратында Вәдигуллин Магнитогорскийда яшәүчеләргә республика лидеры Рөстәм Миңнехановның һәм район башлыгы Рөстәм Нуриевның мөрәҗәгатьләрен җиткерде, соңыннан шәһәрнең билгеле затларына истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Ютазы районы артистлары чыгышы кайнар алкышларга күмелде. "Моңсар" халык ансамблен, "Яшьлек җыры" вокаль ансамблен, "Кичке җыр" җыр һәм бию ансамблен, шулай ук "Ютазы йолдызлары" халык бию коллективын тамашачылар бик җылы каршылады. Бу вакытта сәхнәдән ерак түгел ютазылылар Магнитогорский балалары һәм өлкәннәре арасында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырып, Сабан туе уеннары оештырдылар.

    Соңыннан Магнитогорский татарлары арасыннан күбесе артистлар янына рәхмәт сүзләрен әйтеп килделәр, аларның күзләрендә яшь иде.

    - Мин Илдар абыегыз булам, - диде өлкән яшьтәге бер абзый кеше. - Без инде татар артистлары чыгышын күптәннән күргәнебез юк. Дөресен генә әйткәндә, алар безгә концертлар белән еш килмиләр. Сезгә онытылмаслык тәэссоратлар калдыруыгыз, соклангыч чыгышларыгыз, ялкынлы биюләрегез өчен рәхмәт. Үзебезнең чибәр татар кызларын күрүемә шатмын. Мин тумышым белән Минзәләдән. Туган җиремне инде күптәннән калдырып киткән идем. Ә йөрәгем һәм җаным һаман аның белән.

    Бу юлларның авторына Аксубай районыннан Әлфия ханым да күңелен бушатты. Аның рәхмәт сүзләре артистларыбыз хәтерендә озак сакланыр.

    Урал таулары арасыннан узган тугыз сәгатьлек бормалы юллардан кайтканда, магнитогорскийлыларның рәхмәтле күзләре безгә көч-дәрт өстәде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: