Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар “Милләтләр кроссы” Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты

    Узган ялларда район халкы "Милләтләр кроссы" Бөтенроссия йөгерү көнендә катнашты.

    Кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүдә мондый гаммәви спорт чаралары зур урынны алып тора. Яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге оештырган чарада катнашкан йөздән артык кешенең иң кечесенә җиде яшь булса, иң картына җитмеш иде. Яшьләренә карап, алар бер яисә ике түгәрәк ясарга тиеш булды. Йөгерү юлына чыгучылар арасында кече һәм урта яшьтәге укучылар күпчелекне тәшкил итте. Арада дистанцияне тулысы белән уза алмыйча, ярты юлда туктап калучылар да булды. Унбер яшьлек Алсу сүзләренә караганда, икенче түгәрәк аңа бик авыр бирелгән. Мәктәпләрнең берсендә эшләүче ханым артыннан хәтта укучылардан төзелгән хуплау төркеме дә йөгерде.

    Әлбәттә, бу көнне җиңүчеләр дә булды, әмма аларның исемен атау урынсыз, чөнки мондый төр ярышта җиңүгә караганда, катнашу мөһим. Кросста катнашучылар күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф алдылар, моңа ирешүдә хаттә кояшлы матур көн дә ярдәм итте. Шулай да йөгерү сукмагына чыккан бер кеше турында әйтеп узмыйча мөмкин түгел. Ул -инвалидлар һәм пенсионерлар категориясеннән Россия Пенсионерлар берлеге өчен бердәнбер йөгерүче җитмеш яшьлек Зилә Сухоносова. Өлкән яшьтәге спортчы пенсионерлар арасында уза торган республика ярышларында да безнең район абруен яклап чыгыш ясый. Аңарга спорт формасын югалтмаска стадионда көн саен йөгерү ярдәм итә икән.

    - Стадионга кичләрен киләм. Мөстәкыйль рәвештә шөгыльләнәм, тренерым юк. Йөкләнешне үз-үземне ничек хис итүемә карап билгелим - ике йөз метр араны йөгереп, аннан соң шул кадәр үк араны атлап узам. Шул рәвешле, ун түгәрәк ясыйм.

    - Республика ярышларында нинди нәтиҗәләргә ирешәсез?

    - Быел инде бишенче тапкыр бардым. Узган елны безнең команда утыз район арасында унөченче урын алган булса, быел инде без җиденче урынны яуладык. Мин илле алты тапкыр чүгәләп тора алдым.

    Әйтергә кирәк, ярышлар барышында кайбер тамашачылар шулкадәр мавыгып киттеләр ки, түзмәделәр, үзләрен йөгерү сукмагында сынап карарга булдылар. Һәм бу бик дөрес карар булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: