Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар салымнар турында аңлатмалар алды

    Узган атна ахырында салым түләүчеләр белән эшләү бүлегендә ачык ишекләр көне үтте.

    Бүлектән хәбәр итүләре буенча, салым инспекциясе тарафыннан әлеге акция ел саен уздырыла һәм яхшы традициягә әверелде. Аның барышында салым түләүчеләр гражданнарның ташламалы категорияләре өчен салым ставкалары, электрон сервислар, милеккә салымны исәпләү һәм түләү буенча аңлатмалар алды. Транспортка салымны түләү срогы - 1 ноябрьгә, җиргә салымныкы - 15 ноябрьгә кадәр. Салымчыларның "ачык ишекләре" көненә уртача 70 кеше килгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: