Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар ташламалыларга субсидияләр яңача исәпләнәчәк

    Федераль ташламалыларның торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләрен компенсацияләүгә үзгәрешләр кертелә.

    Республика матди ярдәм үзәге бүлегендә хәбәр итүләренчә, яңалык 2015 елның 29 июнендә "РФ Торак кодексына һәм аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 176 санлы Федераль закон белән кертелде. Кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, октябрьдән федераль ташламалыларга субсидия учет приборлары күрсәткечләре буенча билгеләнгән кулланылган коммуналь хезмәтләр күләменнән чыгып исәпләнәчәк. Ягъни элек федераль бюджет ташламалыларына торак-коммуналь хезмәтләр өчен фактик исәпләүләр суммасының яртысы кайтарыла иде, хәзер исә компенсация катгый рәвештә нормативлар буенча исәпләнәчәк. Шуны исегезгә төшерәбез, федераль ташламалылар категориясенә инвалидлар һәм техноген һәлакәтләрдән зарар күргән гражданнар керә. Беренче чиратта закон зур фатирларда яшәүче һәм коммуналь уңайлыклардан билгеләнгән куллану нормаларыннан артык файдаланган гражданнарга кагылачак. Норма федераль власть органы карары белән кертелүенә карамастан, Татарстанда социаль ярдәмнең өстәмә чараларын күрү турында карар кабул ителгән. Бу яңа үзгәрешләргә салмак керергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, субсидия күләме этап буенча кимиячәк. Октябрьдә, мәсәлән, ташламаның максималь күләме кимү 300 сумнан артмаячак, ноябрьдә - 500 сумнан. Моннан тыш, ярты елга (2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр) торак-коммуналь уңайлыклар өчен түләү буенча үз чыгымнарың артуын йомшартуга компенсация кертелә. Компенсация алу өчен федераль ташламалылар категориясенә керүегезне раслаучы документлар тапшыруыгыз зарур. Компенсацияне табышлары 20 мең сумнан артмаган кешеләр алачак.

    Республика матди ярдәм үзәге бүлеге белгече Ильмира Ханнанова билгеләп үтүенчә, гражданнарның югарыда әйтелгән категорияләренә шәхсән хәбәр ителәчәк. Октябрьдә счет-фактураларда яңалыклар үзләренә кагылган кешеләргә генә түгел, алар өчен берни дә үзгәрмәячәк инвалидларга да мәгълүиат урнаштырылачак. Табышлары 20 мең сумнан арткан кешеләр, закончалыкта үзгәрешләр, шулай ук уртача айлык табыш сакланган очракта, компенсациягә хокук булмау турында мәгълүмат алачак. Торак-коммуналь уңайлыклар өчен субсидия алучыларга аларга компенсация автоматик рәвештә исәпләнүе турында мәгълүмат җиткереләчәк. Беренче һәм икенче төркемдәге ялгыз яшәүче инвалидларга компенсациягә хокукны өйдә социаль хезмәткәрләр тарафыннан рәсмиләштерү мөмкинлеге турында хәбәр ителәчәк. Калган ташламалылар графикка ярашлы компенсация рәсмиләштерүгә чакыру алачак.

    Бүлеккә мөрәҗәгать иткәндә, узган алты айга табышлар турында белешмә алып килү мәҗбүри. Әгәр гариза бирүче пенсионер икән, үзе белән хезмәт кенәгәсе алып килергә тиеш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: