Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар, җылыга субсидияләр бетерелми

    Урыссу ГРЭСы тарафыннан җылылык белән тәэмин ителгән Урыссу бистәсендәге күп фатирлы йортларда яшәүчеләр субсидияләргә исәп тота ала. Әлбәттә, барысы да түгел, ә җан башына уртача табышлары 30 мең сумнан артмаган гаиләләр.

    Бу турыда социаль яклау бүлегендә хәбәр иттеләр. Республика матди ярдәм үзәге бүлеге белгече Ильмира Ханнанова сүзләре буенча, алып киленергә тиешле документаль исемлеге элеккечә. Төгәлрәк әйткәндә, субсидиягә исәп тотучы яшәүчеләр социаль яклау бүлегенә милек турында документлар оригиналын яки торактан файдалану килешүен, гариза бирүче һәм аның гаиләсе әгъзалары шәхесен раслаучы документлар; гариза бирүченең һәм аның гаилә әгъзаларының табышлары турында белешмәләр алып килергә бурычлы.

    Яңадан теркәү чорында матди ярдәм бүлегенең эш графигы (2015 елның 16 сентябреннән 15 ноябренә кадәр) 8 сәгатьтән 19 сәгатькәчә - эш көннәрендә һәм 9 сәгатьтән 14 сәгатькәчә - шимбә көнне.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: