Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазылылар чиста ярлар яклы

«Россия суы» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Чиста ярлар» акциясенә кушылган район ветераннары, җәмәгатьчеләр һәм бюджет оешмасы хезмәткәрләре Әбсәләм карьеры ярларын икенче тапкыр чүп-чардан арындырды.

 

Өмәдә катнашкан 22 кеше 23 капчыкны калдыклар белән тутырды. Пластик шешәләр, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, салфеткалар, ризык калдыклары... Боларына инде күз күнеккән. Ә менә унитазларны ничек итеп су буе ярларына кадәр алып килеп ыргытырга мөмкин? Менә шунысы шаккаттыра. 
Ял итүчеләр арасында суда тәнен генә юып калмыйча, автомобилен дә юып ятучыларга тап булдык. 
- Без беренче тапкыр өмәгә чыкканда, күл ярларындагы пычраклыкны сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде. Хәзер вәзгыять арурак. Чөнки тормыш урында тормый. Су буе ярларында да халык чүп-чар ташламаска һичшиксез күнегәчәк. Чөнки бу безнең туган җиребез һәм безгә, безнең балаларыбызга биредә яшәргә, - дип өмет белән карый киләчәккә район инвалидлар оешмасы рәисе Дамир Уралов.
Ял итүчеләр үз артларыннан чүп өеп калдырмас дип бик һәм бик тә ышанасы килә. Һичьюгы өмә узган көнне. Чөнки кулларына “Россия суы” дип язылган зур-зур капчыклар тотып, яр буйларыннан чүп-чар җыеп йөргән халык арасында сиксән яшьтән өлкән булган ветераннар да, инвалид җәмәгатьчеләр дә бар иде. Җәмәгать, өлкән буын туырган чисталыкка хөрмәт белән карыйк!
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X