Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазылылар «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында азык-төлек җыелмаларының икенче партиясен ала башладылар

    Исегезгә төшерәбез, азык-төлек җыелмаларын тарату беренче чиратта мохтаҗларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча гамәлгә ашырыла.

    Бүген Ютазы районына икенче партия азык-төлек җыелмалары төялгән фура килде.

    - «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»  акциясе кысаларында авыр тормыш хәленә юлыккан ютазылыларга ярдәм күрсәтелә. Бүген без барлыгы 361 җыелма алдык, - дип хәбәр итте безгә азык-төлек наборлары төялгән машинаны каршы алган башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов.

    Азык-төлек җыелмаларын алты категория кешеләр ала. Алар-яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле 65 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнар, сигез яшьтән өлкәнрәк балалары булган аз керемле гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм опека һәм попечительлек буенча вазыйфалары түләүсез нигездә башкарыла торган гаиләләр. Шулай ук ата-аналарының берсе алимент түләүдән качып йөрүче аз керемле гаилә балалары һәм аларның ата-аналары, «үзмәшгуль» яки кризистан аеруча зыян күргән тармакларда шәхси эшмәкәрләр булган гаиләләр дә бар.

    Авыл җирлекләрендә һәм бистәдә азык-төлек җыелмаларын адресатларга тапшыра башладылар инде. Бу эш волонтерлар һәм җирлек башлыклары көче белән башкарыла.

    Исегезгә төшерәбез, һәр алучыга азык-төлек җыелмасы дүрт тапкыр китереләчәк. Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән.

     

    Лилия ГӘРӘЕВА

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: