Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Үз җиренең тугры улы

    Әнәс Галиәхмәтовның 55 ел хезмәт стажы бар.

    Туган авылы Байлар җирлегендә ул вакытта эшләгән көчле "Фрунзе" колхозына Әнәс гади эшче булып килә. 1960 елда егет КДП-35 тракторына утырып кукуруз чәчәргә чыга. Ул елларда кукуруз шултиклем уңа иде, гектарыннан 650 центнерга кадәр масса җыйган чаклар булды, дип сөйләүче Галиәхмәтов республика Хөкүмәтеннән бүләккә келәм алган.
    Әнәс Вәли улын 1967 елда "Фрунзе" колхозы Казан авыл хуҗалыгы институтының механизация факультетына стипендиат итеп укырга җибәрә. Башкаларга караганда 5 сумга күбрәк стипендия алып белем туплаган студент, туган авылына дипломлы белгеч булып әйләнеп кайта. Ул еллардан соң күп сулар ага. Әнәс Вәли улы лаеклы ялга чыкканга да бик тиздән ун ел тула. Әмма ул әле дә шул ук җирлектәге, ләкин "Игенче" җаваплылыгы чикле җәмгыяте дип үзгәртеп исемләнгән туган коллективында баш инженер булып хезмәт куя. Тик чынлап карасаң, хуҗалыкның исеме генә үзгәрмәгән шул. Заманында якынча 1500 баш дуңгыз, 1800 баш сарык, 800 баш мөгезле эре терлек асраган колхоз бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 30 центнерга кадәр уңыш җыйган. КПССның күчмә Кызыл Байрагын тоткан чорларын газетабыз кунагы сагынып искә ала.
    "Игенче" җәмгыяте үз көче белән тракторларны соңгы тапкыр 1992 елда сатып алган. Менә шул авыр, болганчык, тотрыксыз дәвердә авылны хөкүмәт язмыш кочагына ташлады да, дип борчыла Әнәс ага. Әле ярый соңгы елларда район җитәкчелеге оештыруы астында "Агроидея" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы коллективларын тагылма агрегатлар белән тәэмин итте. Шул исәптән безнең "Игенче" җәмгыяте дә берничә механизмга ия булды. Быел, чит кеше булышуына мохтаҗ булмыйча, печән өстен үзебез генә җиңеп чыгуда әлеге өр-яңа агрегатлар зур роль уйнады, дип сөйли баш инженер.
    Әнәс Вәли улын менә шул туган коллективы язмышы өчен борчылуы әле дә булса иген кырларына алып чыга, җәмгыять директорының уң кулы булырга мәҗбүр итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: