Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Үзәк хәрби архив һәлак булган Михаил Иванович Гришинның туганнарын эзли

    Күптән түгел Үзәк хәрби архив үз сайтында үзләренең югары бүләкләрен кабул итәргә өлгермәгән Бөек Ватан сугышында һәлак булучы солдатларның туганнары эзләнүен хәбәр итте. Исемлектә Акса-Күл бистәсендә туып үскән 1921 елда туган Михаил Иванович Гришин да бар. Әлеге яшь кенә солдат, дип укыйбыз Оборона министрлыгының Үзәк архивы белдерүендә, СУ-85 үзйөрешле җайланмасының...

    Күптән түгел Үзәк хәрби архив үз сайтында үзләренең югары бүләкләрен кабул итәргә өлгермәгән Бөек Ватан сугышында һәлак булучы солдатларның туганнары эзләнүен хәбәр итте. Исемлектә Акса-Күл бистәсендә туып үскән 1921 елда туган Михаил Иванович Гришин да бар.

    Әлеге яшь кенә солдат, дип укыйбыз Оборона министрлыгының Үзәк архивы белдерүендә, СУ-85 үзйөрешле җайланмасының механик-йөртүчесе була. Каһарманнарча сугыша, берничә орденга һәм медальгә лаек була. Шул исәптән, III һәм II дәрәҗәдәге Дан орденнарына да. Тагын I дәрәҗәдәге Дан орденына тәкъдим ителә. Ул соңгы орден белән бүләкләнүен белмичә дә һәлак була. Ул үлгән (хәбәрсез югалган) часть донесениесендә түбәндәгеләр язылган:

    - 1944 елның 17 мартында Ур. Малинник районында Гришин СУ-85 экипажы составында дошман танклары белән сугышка керә, безнең частьләр ягына үтеп чыга. Засададан дошман танкларын эзәрлекли, яшерен һәм оста маневр ясап, хәрби машинаны дошман танкы белән якынаюга алып бара. Ату өчен уңайлы урын сайлап, туры төзәп атып, дошман танкларына ут ача, нәтиҗәдә фашистларның ике танкы яна. 1944 елның 18 мартында Ур. Малинник районында дошманның танклары һәм утлы нокталары буенча ут ачып, бер ДЗОТны һәм дошманның авыр танкын юк итә.

    - 1945 елның 12 гыйнварыннан 4 февраленә кадәр Кельце, Кеньске шәһәрләре өчен сугышларда һәм Одер шәһәре өчен плацдармда алышларда үзен тәвәккәл һәм батыр механик-йөртүче итеп күрсәтә. Беренчеләрдән булып Одер елгасы аша үтеп чыга. Үзенең экипажы белән әлеге сугышта 1 танкны, 8 автомашинаны, пехота белән 3 бронетранспортерны, 6 ут ноктасын, җитмешкә якын гитлерчыны юк итә, 6 гитлерчыны шәхсән үзе әсирлеккә ала. Иптәш Гришинның хәрби машинасы гарантия срогыннан артык 192 мотосәгать эшли, икенче хәрби операциядә сугыша һәм машина сафта кала.

    Гвардия өлкән сержанты Михаил Гришин Эшче-крестьян кызыл армиясендә 1940 елның 20 сентябреннән бирле сугыша. Чакырылган - ТАССРның Ютазы районы хәрби комиссариатыннан. Хәбәрсез югалучылар турында донесениедә Михаил Иванович Гришин 1945 елның 13 февраленнән хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Туганы буларак аның бабасы Иван Фролович Фролов кына исәпләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: