Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Зәй кызлары контракт нигезендә хезмәт итә

    Быел хәрби хезмәткә язгы чакырылышта Зәйдән 80ләп егет Россия Кораллы Көчләре сафларына басар дип көтелә. Районда хәзер 400гә якын ир-егет армиягә чакырылу яшендә исәпләнә, дип хәбәр итә "Зәй офыклары" басмасы.

    Бүген контракт нигезендә хезмәт итәргә алынучы кызлар да бар. Берсе Санкт-Петербургта хәрби уку үзәген тәмамлагач, контракт нигезендә Севастопольда хезмәт итә. Аның эш юнәлеше метеорологиягә бәйле. Тагын бер кыз әлеге хәрби уку йортында беренче курста белем ала. Алар - ир-егетләребезгә үрнәк итеп куярлык батыр кызларыбыз, чөнки хәрби булу физик, рухи яктан ныклыкны да таләп итә, дигән фикердә районның хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов.

    http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/03/23/107591/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: