Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ютазы авылында мунча янган

    Шәхси ихаталарның берсендә чыккан янгын мунчаны тулаем юк иткән. Ярый әле ут якында урнашкан башка каралты-кураларга күчмәгән.

    Янгын чыгуга сәбәпне мичтәге төтен юлында булган җитешсезлек тудырган һәм хуҗаларга 58 мең сумлык зыян китергән. Районның янгын күзәтчелеге начальнигы урынбасары Марат Бәдриев хәбәр итүенә караганда, әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатмау турында карар чыгарылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: